Һава торышын фаразлау
КФУның метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сүзләренә караганда, Россиянең бөтен Европа территориясендә киң антициклон көтелә.
Һава температурасы көндез +30, төнлә +18 градуска җитәчәк.
«Мондый һава шартлары климат нормасыннан 3-4 градуска югары. Әмма киләсе атна уртасында температураның түбәнәюе көтелә, без климатик нормага якынаячакбыз. Бу төньяк атлантик циклон килү белән бәйле булачак. Нормада августта уртача тәүлеклек температура 19 градус тәшкил итә", - дип аңлатты Юрий Переведенцев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев