Яшәеш

Һава торышы: юеш кар һәм буран

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 22 мартта, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Синоптиклар республикада кар, юеш кар явуын фаразлый. Урыны белән явым-төшем көчле булачак. Аерым районнарда буран чыга, юлларда бозлавык саклана. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Татарстанда көндез 2 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылыта. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре хасил булачак.


24 мартка каршы төндә бераз кар, юеш кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр явачак. Урыны белән буран чыгу, җилнең көчәю ихтималы да бар. Һава температурасы 1-6 градус салкын булачак.

Чыганак - интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Һава торышы: юеш кар һәм буран
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш