Яшәеш
Һава торышы көйсезләнә: яшен, көчле җил һәм чамадан тыш кызу көн көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 1 августта, кыска вакытлы яңгыр, яшен һәм җилнең көчәюе көтелә.
Синоптиклар фаразлавынча, августның беренче көнендә республикада, аерым алганда аның көнчыгыш районнарында яшен һәм кыска вакытлы көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Һава температурасы төнге сәгатьләрдә - 17-22, көндез 29-33 градус җылы булачак.
Аерым районнарда урманнарда янгын чыгу ихтималы югары.
http://intertat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев