Үсмер чакта һәм студент елларымда күңелне тетрәтә алырдай матур һәм ямьсез күренешләр белән очрашырга туры килгән вакытларымны хәтер почмагымда йөртәм.
Аларны онытып буламы соң?!
Туган авылым зур булмаса да, ике урам: түбән һәм югары урамнардан тора. Табигатьнең иң матур урынында урнашкан. Көньяктан - Сеңгерән, көнчыгыштан - Чиялек, ә төньяктан - Иске Байсар аша боргаланып аккан Сөн елгасы безне озата бара. Шул Сөн елгасының «җылы» култыгында «иркәләнеп» елгада су коена-коена чыныгып үстек. Болыннарда җиләклек, ә куаклыкларда табигать биргән төрле җимешләр үсә. Ачлык чорларда басудагы өшегән бәрәңгеләрне ашап бетерүгә болында үскән кузгалак, көпшәләр безнең бушаган ашказаннарыбызны аз булса да канәгәтьләндереп, ачлыктан саклап калды. Өй алды һәм капкасы читәннән, ике тәрәзәле, кечкенә салам түбәле, аннан алдарак җир асты өе - землянкаларда яшәп, ач-ялангач булсак та, күңелебез һәрвакыт алдагы көннәребездә булачак матурлыкны тоеп, тагын да тормышны күңелле итү өчен әти-әниләрдән үрнәк алып, хезмәттә кайнап, яшәдек без!
Кичләрен утлар бик якты булмаса да, кемдә куыклы лампа яктысы бар, шуларда кич утырып, солдатларга оекбашлар бәйләүче әниләргә ияреп бара идек. Үсә төшкәч үзебез дә челтәр бәйләргә, чигү чигәргә өйрәндек. Аннары авылда яшьләр-кызлар күп иде ул вакытларда. «Аулак өйләр» ул чорның бер бизәге булды. Хәтта күрше Башкортстан - Төкәй авылыннан да иң-иң дигән егетләре безнең авылның кызларын күзләргә һәм сынарга «Сөн» елгасы аша чыккач, бер чакырым араны узып, безнең Җылан авылында еш кунак булалар иде. Аеруча, осталарның да остасы, янәшә авылларда танылган, абруйлы гармунчы Газизҗан абый безнең авыл кызына гашыйк булып, шактый вакытлар үз гармунында уйнап, егет-кызларны биергә, җырга өйрәтте дә әле. Аулак өйдә төрле уеннар: йөзек салыш, шешә тәгәрәтеш, җыр-биюгә
осталарның үзара ярышларын оештыра идек. Җиңүчегә исә кайнар коймак иң кыйммәтле бүләк булып саналды.
Аулак өйдә күмәкләшеп коймаклар пешерелә. Чакырылганнарның барысы да коймак пешерү өчен он, йомырка, майны үзләре белән алып киләләр һәм ул, аулак өй коймагын, әчеткечсез суга йомырка, он, май кушып, төерләре таралып беткәнче бик озак болгатасың. Ул бик куе да, бик сыек та булырга тиеш түгел. Тагын он кушып, куе сөт өсте кебек булганчы тугылап куясың. Өйләрдә була торган зур мичтә, утынның күмере төшкәч, майлы кайнар табага тугылаган коймак камырын кашыклап салгач, табагач белән мичнең күмере өстенә утыртып куясың. Коймакның өсте кабарып чыккач, ул инде пешеп җитте, дигәнне аңлата. Ә мичнең тышкы морҗасыннан майлы табаның тәмле исләре урамга тарала. Бу исә аулак өйгә егетләр килергә тиешлеген аңлата.
Без, егетләрне өйгә керә алмаслык итеп, ишекнең ике яңагыннан аркылы киртә белән эчтән боргычлап ишек тоткасына бәйләп куябыз. Ә егетләр китмичә, үзләренең саф мәхәббәтләрен табуга өметләнеп, тәрәзә-ишек тирәли чабышып йөриләр. Ә без өй эчендә рәхәтләнеп кайнар коймаклар белән тәмләп чәй эчеп утырганда, бик чая бер кызыбыз:
- Уф, кызлар, бетте баш, мине бәдрәфкә чакыралар, - дип, безнең котыбызны алды.
Без, нишләргә дә белмичә, баш ваткан арада теге дустыбыз, бер иске чүпрәк табып, шул чүпрәкне кат-кат төреп, үзенең «диссимиляциясен» (биологик халәт) өй алдының кечкенә тәрәзәсеннән тышка ыргытмасынмы!? Әй, малай, безнең шунда оялудан куркуларыбыз!
Бу кызыбызны ачуланып та карадык:
- Бәлки син юри генә кыланасыңдыр, егетләрне өйгә кертәсең киләдер, - дип, вәсвәсәләнеп йөргәндә, «фу-фу» дигән ачулы сүзләр дә, көлкеле тавышлар да ишек алдында яңгырап алды.
Утны сүндереп, тәрәзәдән карасак, ни күзебез белән күрик, егетләр бездән коймак көткән булганнар икән дә, ә без инде «төнге күчтәнәч»нең башкасын ташларга туры килде бит, шайтан алгыры!
Куркудан, тиз арада ишек боргычларын чишеп, егетләрне чын коймакның тәмен татып карарга өйгә чакырмыйча булдыра алмадык. Менә шундый кискен борылыш алган вакыйгалар эчендә кайнап, егетләрнең кемнең кем икәнен һәм саф мәхәббәтнең барлыгын сынау мөмкинлекләре дә яшьлек хисләребезнең ясалма, ялган, усал һәм явыз булуыннан саклагандыр, диясе килә. Шул аулак өйдә озын авыл сәкеләрендә җиз самовар (самавыр дип тә була) куеп һәм мичтә пешерелгән коймакның тәмен татудан авыл егетләре дә хәлләрнең чарасыз булуыннан килеп чыкканын аңлаган хәлдә, безнең «гөнаһ»ларыбызны кичерделәр бит. Рәхмәт төшкерләре!
Казан югары уку йортында укыган чакларым иде. Коридорда чираттагы лекциягә керергә торганда минем янга ике егет килеп сүз башладылар. Без дә имтиханнар биреп чыктык, әйдә безнең белән кафега чәй эчәргә, дип чакыргач, мин ничектер, сүзсез калдым. Ә лекция? Бу егетләрнең тәкъдимнәрен кире кактым.
Лекцияләр бетте, кичке караңгылык, без үзебезнең группа егет-кызлары белән бераз сөйләшенеп алгач, трамвай, троллейбус тукталышларына таралыштык. Без дә иптәш кызым белән тукталышка килеп җитүгә, теге ике егет, миңа танышрак булгангадыр инде, безнең янга килделәр. Алар кинога бару турында белдергәч, мин шикләнеп куйдым, соң бит инде, әле кайтырга да шактый юл узасы барлыгын уйладым да, мин аларның теләгенә тагын каршы чыктым. Нигәдер күңелемә аларның күзләрендә ихласлылыкның юклыгын сизендем. Ә иптәш кызым, аларга ияреп, кинога барырга ризалыгын белдергәч, мин дә ризалык бирдем. Без кинодан соң чыктык, аннары икебезгә ике егет куркырлык бер әйбер дә юк кебек. Чү!!! Мин үзебезнең тулай торакка җитәрәк, бик куркыныч кычкырган кыз тавышын ишетүгә:
- Минем иптәш кызымның тавышы бит бу, - дим теге егеткә һәм тавыш килгән якка баруыбызны үтендем. Ләкин мине озата килгән егет, нишләптер, минем сүземә колак салмады.
- Алар түгел, бу тавыш бит бөтенләй башка яктан ишетелде бит, - дип, мине тынычландырырга тырышса да, мин егетне ташлап, шул якка ташландым.
Егет тә, минем арттан йөгереп, шул иптәш кызым утырган урынга килеп җиттек. Теге «егет» иптәш кызымның сумкасын, алтын алкасын талап алып киткәнгә күрә, минем «егетем» дә тиз генә китеп югалды. Безне ташлап киткән «егет»ләрнең берсе дә имтихан биреп йөргән студент түгел, ә очраган авыл кызларын, үз файдалары өчен тырышып йөрүче, төннең «кара кош»лары икәнлеге ачыкланды. Мондый «мәхәббәт» аучыларына да очраган чагым истән һич тә чыкмый.
Шундый «мәхәббәтнең кара кошлары» синең тирәңдә очынганын да һәм чынлап саф хисләрен аңлата алмыйча, оялып кына йөрүчеләрен дә күрәсең. Ә шулар арасыннан үзеңә охшаган чын мәхәббәттә янган йөрәген таный, аңлый аласың икән, син дә аңа саф, ихлас мәхәббәт белән җавап кайтарасың, диясе килә. Шул чакта егет һәм кыз өчен бәхетле, аңлаешлы чын мәхәббәт туа да инде. Шушы яшьлек язмышымның ике «тәрәзәсе» аша дөнья агышының матурлыгын, хакыйкати чынбарлыгын күзәтә-күзәтә, Сөн суыннан эчкән чәйнең һәм аулак өйнең коймак тәмен саклап, мәхәббәтебезне хөрмәтләшеп ирем белән тигез матур 50 ел гомер итеп сигезенче дистәне түгәрәкләүгә якынаеп киләбез. Әлхәмделүлләһи!
Клара Филиппова.
Нет комментариев