Яшәеш
Атна башында яшенле яңгырлар булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 11 июльдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Көндезге сәгатьләрдә республиканың күпчелек районында яңгыр явачак. Аерым районнарда яшен булу ихтимал. Җил көньяк-көнбатыш тарафтан исә. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитеп көчәергә мөмкин.
Көндезге һава температурасы 21-26 градус җылы булачак.
12 июльгә каршы төндә болытлы һава торышы саклана. Күпчелек районнарда яңгыр ява. Һава температурасы 12 градус чамасы җылы булачак.
Чыганак - Интертат.ру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев