Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әтисеннән бигрәк, үги әтисенә охшаган

...Кызлар, һәрберебез бәхетләр өмет итеп кияүгә чыгабыз, әйе бит? Тик барыбызның да өметләре генә акланмый...

Минем ирем дә балабыз тугач чын йөзен күрсәтте. Кызыбыз туу белән бәйле мәшәкатьләр аңа кирәкми булып чыкты. «Фамилиямне биргәнем җиткән, артыгын сорама» сәясәте белән яшәде. Сәмирәбезгә тугыз яшь булгач, түземлегем шартлады, аерылыштык. Кызым бик авыр кичерде, бер ел тынычлана алмады. Чөнки әтисе килмәде, шалтыратуларга җавап бирмәде – кызы барлыгын бөтенләй онытты.

Әлбәттә инде, бер үземә тормышны тартып бару җиңел түгел, акча да җиткерергә кирәк. Алиментка бирергә булдым. Менә шунда ирем баласы барлыгын исенә төшерде. Сәмирәне үзенә кунакка, паркта йөрергә чакыра башлады. Шундый «йөрү»ләрнең берсеннән кызым алыштырып куйгандай кайтты һәм бүлмәсенә кереп бикләнде. Көчкә сөйләттердем. Әти кисәге миннән зарланган булып чыкты: имеш мин аның соңгы тиеннәрен алырга җыенам, аның кызы янына килергә һәм тәмлүшкәләр алырга да акчасы калмый. Көчкә дөреслекне аңлаттым.

Аңлады. «Бывший» мине «стерва» дип атады һәм кабат безгә юлны онытты.

Арабызга каенанам кысылды һәм бердәнбер оныгын яклап, улының «мозгиен» урынына утырт­ты. Ходай исәнлегеннән ташламасын! Бер сүз белән әйткәндә, шуннан соң ирем яхшы әти роленә керде, строго атнага бер кызы янына килә. Минем дә тормышым җайлана башлады, мине чынлап хөрмәт итүче ир очраттым. Очратмадым инде, ул бар иде, дустым буларак. Аерылышкан мәлләрдә дә чын терәк булды. Аннары бер-беребезгә мөнәсәбәтләр үзгәрде һәм язылыштык.

Тыныч кына яшәгәндә, тагын бер хәл калкып чыкты. «Бывшием»ның дуслары безнең гаиләне – өчебезне бергә күргән һәм бөтен җирдә, кызыбызның үз әтисенә түгел, ә үги әтисенә күбрәк охшаганлыгы турында гайбәт тараткан.

Дөресен генә әйткәндә, чынлап та Сәмирә әтисенә түгел, ә минем әти ягына охшаган: зәңгәр күзле, аксыл чәчле. Дәү әниләргә кайткач, авыл кешеләренең дә әйткәне булды һәм моны минем элекке ирем дә бик яхшы белә. Шуңа, башта бу гайбәтләрне бары тик тыңлады һәм әһәмият бирмәде.
Каенанамның эшендә күңелсезлекләр булды һәм барлык чыгымнарны ирем үз өстенә алырга мәҗбүр булган. Әнисенә ярдәм итәсе урынга, баш күтәргән, сүзләрен тыңламый башлаган. Әле ул улын каты кулда тота иде. Тегесе хәзер бәйдән ычкынган. Исереп, безгә килде һәм бала алдында, минеке түгел, син кызыбызны «нагуляла» дияргә батырчылык итте. Хәзерге иреңнекедер әле, икесенең дә күзләре зәңгәр, диде. ДНК тест ясатам, барлык алиментларымны кире кайтарам, дип, сандугач булып сайрады. Кабат кызыбызны еларга мәҗбүр итте. Куып чыгардык. Мин аны бәреп үтерергә әзер идем.

Ә хәзерге ирем, шулай яхшырак та булыр, аның акчасыннан башка яши алмыйбызмыни без, дип тынычландыр­ды.

«Әйдә, Сәмирәне чынлап та минем кызым дип әйтәбез, хәзер аны барыбер мин тәрбиялим бит», – диде.

Менә әлеге уй белән кайчаннан бирле йөрим хәзер. Рәсми рәвештә бернәрсәне дә үзгәртеп булмый, чөнки мин беренче иремә беркайчан да хыянәт итмәдем, Сәмирә аның кызы. Әмма алименттан баш тарта алабыз бит. «Бывший» моңа һәм кызы барлыгын онытырга шат кына булачак. Тик кызымның әтисе белән аралашасы бик килә.

Барлык сорауларга нокта куяр өчен әллә чынлап та, ялганларгамы? «Кызым, бу синең үги әтиең түгел, ә үз әтиең», – дияргәме? Бигрәк ямьсез булам инде аннары... Хыянәтче исемен дә күтәрәсем килми. Кыс­касы, башым катты! Нишләргә дә белмим. Ничек итсәм яхшырак булыр икән?

Киңәш көтеп, Илүзә М.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев