Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әтилэр көне белән

Безнең илебездә моңа кадәр Әтиләр көне билгеләп үтелми иде, без ел саен Әниләр бәйрәмен үткәрдек, тик, гаилә башлыгы булган әти кешенең көнен билгеләп үтмәдек.

Бу гадел түгел, чөнки әтиләр дә гаилә өчен зур тырышлык куялар, бала тәрбиясендә зур роль уйныйлар. 

💥💥Шуңа күрә, Россия президенты тарафыннан бу хактагы указга кул куелды һәм октябрь аеның өченче якшәмбесе – Әтилэр көне итеп билгеләнде.

👏👏Хөрмәтле ир-егетләребез!

Сезне барыгызны да әтиләр көне белән тәбрик итәбез. Саулыгыгыз ныклы, тормышыгыз рәхәт, хәләл жефетләрегез тыңлаулы ,балаларыгыз санлаулы, оныкларыгыз сөйдергеч, киленнәрегез нурлы, кияүләрегез юмарт, ашыгыз кайнар, чәегез тәмле, телевизорыгыз пультлы, банк картагыз акчалы, өй артыгыз бакчалы, күршеләрегез әйбәт, өегез жылы, машинагыз көйле, кышларыгыз жылы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев