Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әтиле Яңа ел

...Үземнең баштан кичкәннәр белән уртаклашыйм әле.

Бәлки минем хатым күңеле төшкәннәрдә өмет һәм ышаныч уятыр. Яңа ел туды һәм моңаерга кирәкми, ә киресенчә, тормышның яңа битен күтәренке кәеф белән башларга кирәк! Бу хәл минем белән башлангыч сыйныфта укыганда, туксанынчы елларда булды. Хәзер инде мин тормыштан уңган яшь хатын-кыз, әмма балачактагы ул очрак язмышымда гадәттән тыш һәм бердәнбер могҗиза булып истә калды...

Дүрт яшемә кадәр гаиләбез белән шәһәрдә яшәдек. Әмма тиздән әти белән әни арасында нидер булды һәм алар аерылышты. Икесе дә актив рәвештә үз тормышларын җайга салу белән мәшгуль булганлыктан, мин кирәкмәс булганмын, күрәсең, авылда яшәүче дәү әнием белән дәү әтием мине үзләренә алып кайтты. Шунда балалар бакчасына йөрдем, аннары мәктәпкә кердем.

Мин нигәдер әтигә тартылдым һәм һәр каникул саен, ул мине үзенең зур һәм матур өенә алып китә, дип хыяллана идем. Кайвакытта ул авылга кайткалады, бүләкләр бирә һәм берничә көнгә үзе янына алып китеп тора иде. Тик бер Яңа ел бәйрәмнәрендә мине беркая да җибәрмәскә карар кылдылар, каникулда әбиең һәм бабаең янында гына торачаксың, диделәр. 31 декабрь киче күңелсез узды: дус кызым яшәгән күршеләргә кердем, салатлар ашадым да, үзебезгә чыгып йокларга яттым.
Беренче гыйнварда зурлар күңелле табыннарын дәвам итте, ә мин үз бүлмәмдә ялгызым утырып, әтием кайтып мине каникул буена үзе янына алып китәчәк, дип хыялландым. Ул чынга ашачакмы, юкмы икәнен белү өчен кәгазь ромашка ясап, «кайта-кайтмый» дип юрадым. Зурларның миндә эше юк иде, шулай көн үтте, яңа елның икенче көне җитте. Ә мин бүлмә буйлап йөрим, күзләрем белән әтиемне эзләп, тәрәзәгә карыйм. Тик анда зур кар көртләреннән башка беркемне дә күрмим.

Ул көнне барлык Кыш Бабайларны, Аллаһны – барысын да искә алдым. Бертуктаусыз: «Зинһар өчен сәгать өчләрдә капкабыз ачылсын һәм аннан әтием керсен, зинһар!» – дип кабатладым. Берничә сәгать дәвамында шул сүзләрне ничә тапкыр кабатлаганмындыр?!

Менә шунда чынлап та мог­җиза булды! Сәгать өчтә капка ачылды һәм аннан кергән әтием зур-зур атлап өйгә узды. Мин ишек катына йөгереп чыктым да, шаккатып басып калдым.

Ул мине кочагына алды да: «Кызым, әйдә җыен, мин сине алырга кайттым!» – диде.

Бу чынлап та фантастика булып тоелды! Туксанынчы елларда авылда телефоннар да юк бит әле, элемтә почталь­он тараткан хатлар аша гына иде. Шәһәрдә яшәгән әтигә кызының теләге турында тиз арада хәбәр итү мөмкинлеге юк һәм мин ул теләгемне беркемгә сөйләмәдем дә. Шул вакыйганы искә алсам, хәзер дә тәннәремне чымырдатырлык чын могҗиза иде ул.

Мин әтинең кочагында елап җибәрдем, ул мине күтәреп алып, тагын да катырак кысып кочаклады. Ул вакытта миңа тормышта мондый нәрсә булмый, синең теләкләреңне беркем ишетми, дип уйлый идем. Әмма әтиемне күргәч, әгәр дә бик-бик теләсәң, Яңа елда могҗизалар чынга аша дип уйладым.

Әтием һәм аның яңа гаиләсе белән кышкы каникулларым бик күңелле узды: төрле утлар белән бизәлгән шәһәрнең матур урыннарында йөрдек, чанада, тимераякта шудык, бергәләшеп өстәл артында тәмлүшкәләр белән сыйландык.

Мин бүгенге көндә үз фатирымда яшим, шәһәребезнең зур заводында финанс бүлегендә җитәкче урынбасары булып эшлим һәм бик тә көтсәң, могҗизаның һичшиксез булачагына ышанам. Быелга теләгем: бәхетле булу, кияүгә чыгу һәм бала табу. Мин аларның тормышка ашачагына чын күңелемнән ышанам!

Һәркемгә хыялларының чынга ашуын теләп, райондашыгыз С.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев