Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әтиемнең сөяркәсе барлыгын белдем, нишләргә?

...Нишләргә белмим, эчемне бушатырга беркемгә сөйли дә алмыйм...

Минем үзебезнең гаиләне җимерәсем килми, әти-әниле булып яшисем килә...

 
Мин аларны көтмәгәндә күреп алдым. Әти аны кочаклады һәм үбеп алды. Шулай итеп гашыйклар гына үбешә. Тегесе әтигә сеңеп бетәрдәй булып сыенды. Алар шулай ярты минутлап кына торды, аннары әти машинага утырып, китеп барды. Ә тегесе очлы үкчәләре белән шакылдап, кәҗә кебек, подъездларына кереп югалды.
Миңа шок булды дип кенә әйтү, берни әйтмәгән кебек. Мин просто үлдем... Ул әти эшли торган оешмадан, сөйкемле һәм җитез кыз. Исемен дә беләм әле. Аңа да, минем кебек үк, егермедән дә артык түгелдер. Мин аны әти янына эшенә кергәч, берничә тапкыр күргәнем бар. Бу мөһим түгел. 

 

Андый кызлар дөнья, аның урынында башкасы да булырга мөмкин. Эш аңардамени? Эш минем әтидә, ул бит хыянәтче...
Өйгә кайтасым килмәде. Өйгә кайтармый торган күзгә күренмәс ниндидер стена пәйда булды. Хәзер инде әтинең өйдә булуын күз алдына китердем. Кухняда ашап утырадыр, мөгаен. Әни – каршысында, аңа караган, теләгән секундында ук әтигә су бирергә, тагын бер кәтлит салырга, чәй ясарга әзер тора. Ә ул ашыкмый, әкрен генә ашый. Нинди дә булса юк-бар сөйли яки, арып кайткан эшлек­ле кеше кыяфәте чыгарып, дәшми – ашатучы, кайгыр­тучан гаилә башлыгы. Аннары диванга кереп утыра да, телевизорны кабыза. Әни савыт-сабаларны юа да, аның янына кереп, креслога утыра. Икәүләшеп «ящик» караячаклар һәм тыныч кына яшәячәкләр. Әтинең ялганында...

 
Ә миңа нишләргә? Әти турындагы дөреслек белән ниш­ләргә тиеш мин? Әйе, әгәр дә миңа хәзер 25 түгел, ә 14 яшь булса, мондый сораулар тумас, ә истерика һәм скандал булыр иде. Бәлки аерылышырлар, әмма дөреслек өскә чыгар, намусым чиста булыр иде. Әнинең язмышы челпәрәмә килер иде... Аннары миңа да әтисез ярты-порты гаиләдә яшәргә...
Әтигә киләсе ел башында илле тула, әни аннан ярты гына елга яшьрәк. Алар студент елларында танышкан һәм шуннан бирле бергә. Бу әтинең беренче генә хыянәте дә түгелдер, мөгаен. Чирек гасыр эчендә булгалагандыр. Әмма әни, мин һәм әти – без һәрвакыт бергә. Димәк, мөнәсәбәтләр гади генә түгел. Димәк, әти әнине ярата. Һәр көнне яратмаган кешең янына кайтасы килмидер ул. Димәк, алар арасында башка төрле мәхәббәт, мин подъезд төбендә теге гүзәлкәй белән үбешкәннәрен күргәндәгедән көчлерәк.

 
Мин хәзер нишлим? Әтигә «син подлец һәм сатлыкҗан» дияргәме? Чәчләремне йолкып, елыйммы? Ялганчы иренә әнинең күзләрен ачыйммы? Тик болардан кемгә җиңел була соң? Ходаем, сораулардан башым ярыла. Җаваплары да табылса иде...
 

Мине гомерем буе ялганламаска өйрәттеләр, кечкенәдән үк. «Алдаларга һәм ялганларга ярамый. Бу беркайчан да яхшылыкка китерми», – диделәр. 

 

Тик, менә бу дөреслекне чыгарып салсам, кемгә җиңел була соң? Күз алдына китерәм: әни үз эченә бикләнеп кухняга корвалол эчәргә чыгачак һәм әти минем якка борчулы да, үпкәләгән дә күз карашын ташлап, аның алдында акланырга тырышачак. Ә аннары ни буласы билгесез. Бәлки аерылышырлар, бәлки йөрәкләрендә әрнүле үпкә белән бергә яшәүләрен дәвам итәрләр. Нишлим икән? Якын һәм кадерле кешенең пычрак сере белән нишләргә?
Шундый уйлар белән башым тәмам катып беткәч өйгә кайттым һәм анда нәкъ алдарак язып үткән күренеш: әти диванга ятып телевизор карый, әни ноутбук белән креслода утыра, күрәсең кем беләндер «Одноклассник»ларда аралашадыр.
 

– Кызым, ашыйсыңмы?
– Юк, әни, ашыйсым килми. Сәлам, әти, – дип, әтигә баш кактым да, бүлмәмә кереп киттем.
Ул елмаеп:
– Сәлам, песием, хәлләрең ничек? – диде. Күзләрендә, сүзләрендә мине үлеп яратуы сизелеп тора үзенең...
– Нормально, әти...

 
Менә шулай яшибез әлегә. Башка гаиләләрдә дә ирләрнең сөяркәләре барлыгы сер түгел, бигрәк тә күрше-тирә өчен. Әгәр дә әти яшерә икән хыянәтен, димәк бездән китәргә җыенмый һәм ул кыз аның өчен вакытлыча мавыгу? Ятсам да, торсам да гел шул уемда хәзер. Мин бала буларак (20 яшьлек булсам да) гаиләбезне саклау ягында.

 

Ә әнигә ничек икән? Бәлки миңа киңәш бирүчеләр булыр: әйтергәме әнигә, юкмы?
 

Сәлам юллап,
Камилә В.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев