Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әти унбиш еллап ике гаиләгә яшәгән

...Минем өчен бик тә аяныч булган хәл, ирләр (әтиләр!) өчен гадәти нәрсә булып чыкты.

Үземнең әтиемнең хыянәтче булуын ачыклаганнан соң, үзләренең бер урыннары белән генә уйлаучы тагын бик күпләр турында белдем. Үзеңә кагылмагач, тирә-юнеңдәгеләрне белмисең икән ул, игътибар итмисең...

Андый ирләр үзләрен яратучы хатыннар һәм балаларга төкереп кенә карый. Иң мөһиме – үз теләкләрен, мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү. Ундүрт яшемә кадәр үзебезнең гаиләне идеаль дип санадым. Әни кибеттә сатучы булып эшләде һәм үз хезмәтен яратты, мин дә аның янына еш кына бара идем, сөйләшә-сөйләшә товар урнаштырабыз – рәхәт!

Әти «дальнобойщик» иде, өйдә сирәк була. Ә инде ул өйдә булган көннәр – минем балачагымның иң бәхетле көннәре. Ул мине шундый ярата иде! Футбол уйныйбыз, парк­та йөрибез, таганнарда атынабыз, ә кичләрен миңа әкиятләр сөйли. Әни белән мөнәсәбәтләре шундый җылы, мәхәббәт белән тулы иде. Һәм болар барысы да бер мизгелдә юкка чыкты.

Әтине, гадәттәгечә, озакка җибәрәсе килмичә, елап эшкә озаттым.


Әни дә, һәрвакыттагыча, моңсуланып калды ул рейска киткәч. Әти, бу юлы озакка – ике айга, диде. Әмма мин аны ике атнадан соң, әни дә белән Казанга зур сәүдә үзәгенә баргач, җилкәсенә бер малайны утырткан килеш күрдем. Минем ышанасым да килмәде. Башымнан әллә ниләр уйлап өлгердем, әмма моның ни аңлатканын ундүрт яшьтә дә аңларлык идем. Бу вакытта әни бер кибет эчендә әйберләр карый, ә мин коридорда эскәмиядә аны көтеп утыра идем. Торып бастым һәм әти янына барырга булдым. Әмма ул борылып карап мине күреп алды да, тиз-тиз атлап, бургерларга чират торучы чебен көтүе хәтле халык арасына кереп, күздән югалды. Йөгереп барып та карадым, әмма әтине таба алмадым. Өйгә кайткач кына бу турыда әнигә сөйләдем. Ләкин ул миңа ышанмады, кемнедер охшаткансың, диде. Ә минем күзләрем бик яхшы күрә, ул әти иде!

Һәм менә бер айдан әнинең социаль челтәренә әтинең балалар һәм башка хатын белән төшкән фотосы килде. Теге хатын да туйган күрәсең, үзе турында белгертәсе килгән. Әни бик озак елады һәм үзенә йомылды. Фото белән бергә килгән хатны укыгач, мин дә шаккаттым. Әтинең башка гаиләсе һәм ике улы булуы ачыкланды. Ул унбиш елдан артык әни белән мине алдалаган. Рейска киткән булып, теге гаиләсендә яшәгән! Менә шуннан соң ничек аның белән сөйләшәсе килсен?! Мин теге фотога озак карап утырдым. Кечкенә бала (биш яшьлек икән) мин кибеттә күргәне, әти җилкәсендә утырган иде. Тагын берсе зуррак, миннән дә зуррак. Шуңа, алар түгел, ә без башка гаилә булып чыктык. Әнине бик тә кызгандым. Шул көннән әтине күрә алмас булдым.

Әни гел елады, аннары бөтенләй үзенә бикләнде, эшкә дә чыкмый башлады. Кибетенә ярдәмче яллады да, үз бүлмәсендә, урыннан тормас булды. Әти кайтырга берничә көн калгач үзен кулга алып, селкенә, яши башлады.

Кухняда икәү чәй эчеп утырганда, тыныч кына итеп: «Мин әтиеңдә ялгышканмын», – диде.

Аңа бит әле ул вакытта утыз биш тә тулмаган иде. Яшь хатын, үзенең кибете бар – ничек яшәрмен ирдән башка дип, кайгырасы юк. Шул көннән ул нык үзгәрде, әтинең ялганы аркасында бетеренүдән туктады. Аның кайтуына икебез дә нык­лап әзерләндек. Ул, гадәттәгечә, соң гына кайтып, ишекне үз ачкычы белән ачып керде. Әни аны теге фото һәм хат ачылган ноут­бук белән каршы алды. Әтинең ни майтарганын аңлавын дәшми генә көтте. Ә ул кычкырынды, бер генә хатын белән яши алмавын, мин булмасам кызың да булмас иде, мин барлык балаларымны да яратам, дип тузынды. Бөтен нәрсәдә әнине гаепләде.
Ә аннары, алардан ике генә метрда минем басып торганымны күрде. Истерика тукталды. Әни аңа тыныч кына итеп киемнәрен җыярга һәм безнең фатирдан чыгып китәргә кушты. Әти горур кыяфәт белән үзенең әйберләрен җыйды да, чынлыкта да, чыгып китте. Әмма шуннан соң әле ул бер ун тапкыр кабат-кабат килде һәм һәрвакыт гафу үтенде, «сезне катырак яратам» кебек сүзләр сөйләде. Ә инде безне югалтканын, ниһаять, аңлагач, башка безнең өйдә күренмәде. Ул гел шулай китеп «эшләгәнлектән», без әни белән икәү генә яшәргә күнгән идек инде, шуңа аның юклыгы бик сизелмәде. 

Әти киткәч тормышыбыз яхшырды да әле. Күбрәк вакытны әни белән бергәләшеп уздыра башладык, мин аңардан кибет тоту эшләренә өйрәндем. Хәзерге көндә эшебезне тагын да киңәйттек. Мин әлегә Казанга йөреп югары уку йортында белем алам, кулыма диплом алыр­га тагын ике ел калды. Әнине чынлап яратучы кеше бар, шуңадыр ул тагын да чибәрләнде кебек. Уенын-чынын бергә кушып, әйдәгез миңа энекәш белән сеңелкәш алып кайтыгыз, дим.

Әтине аннары күрдек әле без, теге хатыны белән. Читтән күзәткәндә ул бик бәхетле күренде, әмма безне күргәч, битендәге елмаюы сүрелде. Мин моны бары тик аның безнең каршыда артистлануы итеп кабул иттем. Безнең аңа кирәгебез бар дип уйламыйм. Бу уңайдан инде хәзер кайгырмыйбыз да. Аның да безгә кирәге юк. Әмма аның хыянәте ясаган яра беркайчан да бетмәячәк. Әни миңа, кияүгә чыгу турында уйларга вакыт, ди. Әлегә ашыкмыйм. Иремнең дә әти кебек булуыннан куркам...

Гөлия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев