АТА-АНАЛАРГА ДӘРЕС
Һәрвакыт кызымның өй эшләрен тикшергәндә хата тапсам борчыла башлыйм – ничек инде шундый гади нәрсәләрне аңламаска мөмкин?
Тик күптән түгел кулыма психология буенча бик кызыклы бер китап эләкте. Анда, олылар бер мәшәкатьсез чишә алган мәсьәләләр балаларга да җиңел бирелә дигән сүз түгел әле, диелгән. Ә менә вакыйгаларга карата безнең караш та, хөрмәтле әти-әниләр, әһәмиятсез хата түгел. Безгә дә алар өстендә эшләргә кирәк.
Күрәсең үсеп килүче буынны укытуда, тәрбияләүдә моны иртәрәк аңлап һәм зирәгрәк булып Рәисә Афанасьева җитәкчелегендәге район мәгариф идарәсе әти-әниләр өчен университетның комплекслы моделен уйлап тапкан. «Әти-әниләр өчен университет»ның максаты укытучыларның һәм әти-әниләрнең психологик-педагогик грамотасын формалаштыру.
– Лекторийлар ата-аналар җыелышларында ел башыннан бирле бара, – дип сөйли мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева. – Мәгариф оешмалары дәрәҗәсендә, муниципаль ата-аналар җыелышларында, мәктәпкәчә төркемнәрдә һәм аерым алынган сыйныфларда узачак.
Алай гына да түгел, күп кенә лекторийларны республика дәрәҗәсендә танылган психология фәннәре кандидатлары, педиатрия кафедрасы профессорлары укыячак. Ә бу тыңлап һәм үзегезне борчыган сорауларны бирергә менә дигән мөмкинлек.
Тулырак газетаның җомга санында (№80).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев