Асылъяр татар эстрадасына кире кайтырмы?
Асылъяр иҗатына битараф булмаучыларны бер үк сораулар борчый: "Кая югалды Асылъяр? Кире шоу-бизнеска, татар эстрадасына кайтырмы икән?"
"Барсы да Аллаһка шөкер! Югалу сәбәбе сер түгел - мин декрет ялында. Улым Әмиргә июль ахырында 2 яшь ярым була. Иҗатымны мин дәвам итәм. Хәзер инде бер альбом яздырырлык җырлар җыелды. Әкрен генә кире сәхнәгә кайтуымны планлаштырам", - дип белдергән ул "Татар радиосы" сайтына.
Материал туйлар.ру сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев