Әстәгъфирулла! Хатын-кызлар «кәҗә ияге» ясата башлаган
«Кәҗә ияген» икенче төрле «үтүк ияк» дип тә атыйлар.
«SHOT» Телеграм-каналы косметологлар кертеп маташкан яңа тренд турында яза – аны «кәҗә ияге» – «козьи подбородки» дип атыйлар. Ияккә филлер, ягъни хирургиясез генә форманы үзгәртә торган инъекцион препарат кадыйлар да, ияк очланып, ачык симметрияле булып кала. «Кәҗә ияген» икенче төрле «үтүк ияк» дип тә атыйлар – ияк үтүк очы кебек очланып торганга.
Соңгы айларда аны ясатучылар артканнан арта бара, ди. Косметологлар мондый пластика битне матурайта, ияк очындагы чокырлардан котылырга булыша, дип ышандыра.
Процедура әллә ни кыйммәт түгел. Бәясе – 14 мең сумнан башлана. Косметологлар матурлык уколларының тәэсире 1 елга кадәр җитә, дип ышандыра.
Әлеге «кәҗә ияк» процедурасының корбаннары арасында ир-атлар да бар икән.
Җырчы Дмитрий Маликовның кызы – блогер, модель Стефанияне ияген шулай очлайткан дип фаразлыйлар.
Шаккатмалы хәлләр, дуслар. Соңгы арада колак тырпайтучы хатын-кызлар турында ишетелде. Гүзәл затлар арасында битләрен кыручылар да бар икән…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев