Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 767 чакыру кабул итеп алган.
Медикларны Заикин урамында билгесез кешеләр кыйнаган 39 яшьлек ир янына чакырганнар. Зыян күрүче травмпунктка китерелгән.
Ленин урамында кан тамырын кискән 34 яшьлек иргә ашыгыч ярдәм күрсәткән.
86 яшьлек картны оныгы кыйнаган. Медиклар аңа ярдәм күрсәткән.
Татарстан урамында билгесез затлар кулыннан зыян күргән 46 яшьлек ир янына ярдәм чакыртылган.
Комаров урамында күршесе кыйнаган 44 яшьлек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән.
Нет комментариев