Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 993 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 615е – шәһәрдә, 388е районда булган. 329 кешене госпитализацияләгәннәр. 255 кеше шәһәрдән, 74е – районнан.

Медикларны Стахановская урамына кан тамырын кискән 27 яшьлек исерек хатын-кыз янына чакыртканнар. Үз-үзенә зыян салучы дәваханәгә барудан баш тарткан. 
К.Маркс урамында 42 яшьлек исерек хатын-кызга ярдәм күрсәтелгән. 
Норлат авылында дару эчеп агуланган 79 яшьлек ирне терапия бүлегенә китергәннәр. 
Комаров урамында танышлары кыйнап башы җәрәхәтләнгән, баш мире селкенгән 30 яшьлек иргә ярдәм күрсәтелгән. Аны травматология бүлегенә алып килгән. 
Медиклар Гагарин урамында билгесез кешеләр кыйнаудан башына зыян килгән 45 яшьлек иргә ярдәм күрсәткән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев