Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1281 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 844е – шәһәрдән, 437се – районнан. 449 кешене дәваханәгә алып киткәннәр. 160ы – районнан, 289ы – шәһәрдән.

Медикларны, билгесез кешеләр кыйнап, баш мие җәрәхәтләнгән 40 яшьлек исерек ир янына чакыртып алганнар. Зыян күрүчене травматология бүлегенә китергәннәр.

Осиновода кыйналудан баш мие җәрәхәтләнгән 36 яшьлек иргә медицина ярдәме таләп ителгән.

Подгорная урамында 26 яшьлек хатын-кызны кыйнаганнар. Аның баш мие җәрәхәтләнгән, кабыргалары сынган. Травматологиягә китергәннәр.

Заикин урамында корсагына отвертка кадалган 80 яшьлек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны хирургия бүлегенә китереп салганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев