Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ашарга әзерләргә хәле булмаган авырулар бик күп»

«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.

Мохтаҗлар дигәннән, үз фикеремне җиткерим әле. Хәзрәтләр еш кына вәгазьләрендә игелек­ле гамәлләр кылырга, ярлыларны ашатырга өнди. Коръән ашлары авылларда еш уза бит инде, ул табынның сыйлы, нигъмәтле булуыннан гаҗәпкә каласың. Ә менә шул өстәл артында бер мохтаҗ кеше бармы? Юк! Авыл буйлап эзләп карасаң да, шөкер, һәркем барлыкта яши. Пенсия ай саен килеп, кибеткә азык-төлек кайтып тора. Аннан, газетагызда укыдым, мәчеттә кием-салымнарны алмыйлар икән. Киелгән кием кирәкми, дип язгансыз. Димәк, мохтаҗлар юк. Шулай ук, «Кеше приюты»на йөрүчеләрнең һәммәсенең дә ризык пешереп ашарга мөмкинлеге юк димәс идем. Но йөриләр, бушлай биргәнне ник алмасыннар?! Шунысы гына күңелгә тия, анда барып алырга чамасы, ашарга әзерләргә хәле булмаган авырулар чынлыкта күп ул. Ходай күрсәтмәсен.

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев