Яшәеш

Артур&Марат: Мәскәүгә китәргә хыялланабыз!

Татарстанның атказанган артистлары Артур һәм Марат дуэт булып оешканнан соң, егетләр күтәрелеп, тагын да популярлашып китте. Аларның тамашачысы артты, репертуарлары сыйфатлы җырлар белән баеды.

- Егетләр, иҗатыгызга - 20, дуэт булып чыгыш ясый башлавыгызга 3 ел булды. Минемчә, дуэт барлыкка килгәч, сездә яңа сулыш ачылды. Роберт Миңнуллин да «сезгә башта ук икәү генә җырлыйсы калган» дигән иде. Мондый уңышның сере нидә икән?
Артур: Төркемдә эшләгән чакта ук Вәли белән Азат булмау сәбәпле, икәү генә чыгыш ясарга туры килде. Ләкин ул чакта әллә ничек сәер булды, чөнки икәү генә җырлап өйрәнмәгән идек. Беренче коймак төерле була, диләр. Икенче уртак чыгышыбызда без инде үзебезне башка төрле хис иттек. Менә инде 3 ел матур гына бергә эшлибез. Чынлап та, яңа сулыш ачылган сыман булды, яңа репертуар тупланды. Тамашачы да моны күрә, икенче яктан ачылдыгыз, диләр.
Марат: Барысын да яңа баштан башладык. Хәзер без үз-үзебезгә хуҗа. Җырларны үзебез язабыз, ошамаган очракта үзгәртәбез. Бүгенге көндә дуэт буларак күп эшләр башкарылды. Бик күп җирләрдә концертлар куйдык. Программаны, сценарийны үзебез язабыз. Безгә хәтта алып баручы да кирәк түгел. Тамашаны үзара әңгәмәгә корып алып барабыз. Кешене көлдерү максаты юк, юмор үзеннән-үзе барлыкка килә.
- Авылларда кеше концертка йөрми, диләр. Тамашачы саны күпме булуга карамастан концерт куясызмы?
Артур: Тамашачы саны төрле җирдә төрлечә була. Сүз дә юк, кемдер акча эшләү максатыннан йөри. Ләкин кая барсак та, концерт куябыз. Сер түгел, кайбер артистлар билетларны оешмалар аша сата. Бездә дә андый дуслар бар, тик без андый юл белән тамашачы җыюга каршы. Үз теләге белән килгән тамашачының кул чабуы да, күз карашы да икенче төрле. Аның рәхәте дә шунда.
Марат: Биючеләр, администратор белән барлыгы 5 кеше йөрибез. Авылдагы концертлар чыгымнарны каплый алмый, билгеле. Концертлардан соң үзенә күрә бер нәтиҗә ясыйбыз. Ягъни кайда халык концертка яратып йөри, ә кайда тамашачы саны азрак. Күптән түгел генә Арча, Әтнә районнарында концертларыбыз узды, алкышларга күмделәр. Күрәсең халык күңеленә шулкадәр хуш килгән, концертлардан соң тирә-як авылларга да чакыра башладылар. Әмма авылларга гына түгел, ерак шәһәрләргә дә концертлар белән чыгабыз. Әйтик, Новосибирск шәһәрендә булып кайттык. Томск, Омск якларына да барырга исәп бар.
- Казандагы концертларны нинди ешлык белән оештырасыз?
Марат: Дуэтыбыз ир-егетләрдән торгач, концертны хатын-кызларга багышларга телибез. Ел cаен 8 март тирәсендә гүзәл затларыбызны котлап концерт оештырабыз.
- Кайбер артистлар «солянка» ише җыелма концертлар халыкны боза, тамашачыны сольный концертка җыеп булмый, ди. Сез бу фикер белән килешәсезме?
Артур: Килешмәс идем. Мондый форматтагы концертлар дөнья күләмендә таралган. Италиядә дә, Мәскәүдә дә җыелма концертлар гел булып тора.
Марат: Җыелма концертларда әле үзенең концертын оештырмаган яшь җырчылар да катнаша. Шулай булгач, ул концертлар халыкны яшь җырчылар белән таныштыру өчен дә кирәк.
- Сезнең дуэтны белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр. Еш кына чит илләрдә Татарстанны тәкъдим итеп чыгыш ясыйсыз. Читтә яшәүче башка милләт вәкилләренә татар җырлары кызыкмы?
Марат: Гадәттә, чит җирләргә барсак, үзебез белән җыентыкларыбызны да алып барабыз. Бервакыт чираттагы эш сәфәре белән Польшага баргач, кызыклы хәл булды. Поляклар үзебез белән булган бөтен аудиоҗыентыкны алып бетерде. Эләкми калганнары буш диск тотып, җырларны шунда яздырырга үтенеп, чиратка тезелде. Димәк, чыгышыбыз белән полякларда татар җырына карата мәхәббәт уята алганбыз!
- Татар эстрадасының дәрәҗәсе турындагы мәсьәлә соңгы арада бик актуаль. «Үзгәреш җиле»нә карата да тәнкыйть күп булды. Сезнеңчә, эстраданы үзгәртергә кирәкме?
Марат: Мин бу фикер белән 100 процент килешәм. Кызганычка каршы, бүген эстрада аяныч хәлдә.
Артур: Әгәр мине эстраданы «чистарту» буенча җаваплы итеп куйсалар, түбәндә йөзеп йөрүчеләрне сәхнәдән читләштерер идем. Бу йөзеп йөрү дә түгел, бу - мәдәниятебезне, сәнгатебезне, булган матурлыгыбызны, тарихыбызны бетерү. «Үзгәреш җиле»нә килгәндә, аны начар проект дип санамыйм. Ул карашыбызны үзгәртүгә бер адым булды. Бер генә әйбер ошамады: катнашучыларның күбесен «Үзгәреш җиле»нә кертмәс идем. Ни өченме? Чөнки талантлы кешегә сәләт табигатьтән бирелә. Акча түләп йолдыз булырга ярамый.
- Марат, сезнең гаилә - эстрадада бердәнбер, чөнки бездә ире аерым, хатыны аерым дуэтта җырлау­чылар әлегә юк. Тормыш иптәшең Линара «Кыю кызлар» дуэтында җырлый. Ул иҗат буенча синең белән киңәшләшәме?
- Хәлемнән килгәнчә киңәш бирәм, ләкин тәнкыйтьләгәнем юк. Алар җырларны үзләре сайлый. Әйтергә кирәк, репертуарлары үзенчәлекле, үзләренә килешә. Үзләрен тотышы, киенү рәвеше, җыр һәм аны башкару белән башкалардан аерылып торалар. Кайбер концертларыбызда «Кыю кызлар» да катнаша. Тагын шунысы кызык: Линараның дуэттагы дусты Рүзилә һәм минем дуэттагы дустым Артур - икесе дә Мари Эл рес­публикасының Бәрәңге районыннан. Безнең хәтта үзара дуэт башкару теләге дә бар. Тамашачыга да кызык булыр иде бу.
- Артур, син Вознесение бистәсендәге мәдәният йортында мөдир булып эшлисең. Ике эшне берьюлы алып бару кыен түгелме?
- Авыррак, әлбәттә. Синең белән очрашуга да йөгереп килдем. Хәзерге заманда җаваплылык зур, кәгазь эше артты. Клубны ачылышыннан бирле җитәклим. Беренче көннән үк анда җылы мохит тудырырга тырыштым, өйдән гөлләр алып килдем. Бүгенге көндә бик яхшы нәтиҗәләргә ирештек: 430 бала төрле түгәрәкләргә йөри. Өлкән буын белән дә эшлибез, аларны онытырга ярамый. Минем хыялым: балалар ансамбле оештыру. Талантлы балаларны үстерергә кирәк.
- Белүемчә, репертуарыгыздагы күп кенә җырларның авторы син үзең. Башка артистларның җыр сорап мөрәҗәгать иткәне юкмы?
- Җыр сораучылар бар. Тик мин теге яки бу җырымны башкарырдай җырчыны күрмим. Җыр артистка килешергә тиеш. Килешсә, рәхәтләнем бирер идем.
- Рус телендә башкара торган "Живет девчонка" исемле җырыгыз күпләрне шаккатырды. Ул видео яшен тизлегедәй интернет челтәрен айкап чыкты. Ни өчен рус телендә җыр яздырырга булдыгыз?
Артур: Мин элек-электән рус эстрадасын тыңлап үстем. Татарча бөтенләй җырламый идем. Армиядән кайткач рус телендә берничә җыр яздым. "Живет девчонка" - 1993 елда язылган җыр.
Марат: Без моңа кадәр дә рус җырларын җырладык. Корпоратив кебек кичәләрдә еш кына русча җырларга туры килә. Ләкин "Живет девчонка" - безнең тарафтан иҗат ителгән русча җырларның беренчесе.
- 20 ел халыкка хезмәт итү - аз вакыт түгел. Бу вакыт эчендә үзегез дә, һәрнәрсәгә карашлар да үзгәргәндер?
Артур: Олыгайган саен тормышка башка төрле карый башлыйсың, һәр нәрсәдә матурлык күрәсең. Кайвакыт "ник мин рәссам түгел икән?" дип уйлап куям. Миңа агачларның тамырлары ошый, мин кеше кулындагы, битендәге сызыкларда матурлык күрәм. Кайберәүләр җыерчыкларга каршы операцияләр ясый. Безне Аллаһы Тәгалә шулай яраткан, моны кабул итә белергә кирәк.
- Күп вакытыгызны бергә үткәрәсез. Ялларда күрешәсезме? Гаиләләрегез дус-татумы?
Марат: Еш булмаса да, кунакка йөрешергә тырышабыз. Андый очрашулар кирәк, чөнки балаларыбыз дус булып үсә. - Егетләр, иң зур һәм якты хыялыгыз нинди?
Артур: Марат белән Мәскәүгә китеп, берничә җыр белән күренергә телибез. Концертның бер өлешен - татар, икенчесен рус телендә дә оештырырга була бит. Башта икеләнгән идек. Ләкин руслар безнең рус телендә җырлавыбызны ошатты, канатландырды!
Интертат.ру сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Артур&Марат: Мәскәүгә китәргә хыялланабыз!
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш