Быел Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатына 60 ел тула. Аның продукциясе белән бер генә буын үсмәде инде. Комбинат бер тәүлектә 450 тонна артык сөт эшкәртә. Предприятиенең исеме, милекченең формасы үзгәрде, ә кулланучыларны сыйфатлы, файдалы продукция белән тәэмин итү үзгәрешсез калды.
Бүген без бу хакта «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Артур Егоров белән сөйләшәбез.
- Заманча сәүдә базары сөт ризыкларының киң ассортиментын тәкъдим итә. Сезнең предприятие үз исемен ничек саклый һәм конкуренциягә бирешми?
- Бүгенге көндә комбинат «Очень важная корова», «Васькино счастье», яңа продукт - «Очень важный» брендлары белән 70тән артык чын сөт продукциясе җитештерә. Төп басымны азык-төлекнең сыйфатын яхшыртуга юнәлтәбез, - дип ассызыклый Артур Иванович. - Моның өчен җитештерүне даими яңартабыз, җиһазларны алыштырабыз, күпсанлы инвестицион проектларны кертәбез. Соңгысы - балалар эремчеген фасовкалау буенча яңа линия, әче сөт ризыкларын оету өчен танк урнаштыру, продукцияне пастеризацияләгәннән һәм әчеткәннән соң суыту системасын кертү, атланмайны төргәләү һәм башкалар.
- Комбинат кайсы продукциясе белән аеруча горурлана?
- Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты тугач ук ашатырга яраклы уникаль балалар ризыгы җитештерүче Татарстанда бердәнбер предприятие. Республика җитәкчелеге ярдәмендә 1998 елда аны җитештерү буенча махсус линия куелды. Балалар ризыгы җитештерү өчен үзебезнең агрофирмаларның сыйфатлы сөте кулланыла. Безнең терлекчелек комплекслары экологик чиста төбәкләрдә -Идел аръягында, Әгерҗе, Питрәч районнарында урнашкан. Файдалана торган технологияләр мембрана ысулы белән чималдан балалар организмы өчен кирәкле туклыклы, витаминнарны, микроэлементларны аерып, сөтне эшкәртү мөмкинлеге бирә. Линия эшендә кеше хезмәте кулланылмый - барлык процесс ябык, бу исә чит микрофлора эләгүдән саклый. Җитештерү процессы, фасовкалауның чиктән тыш кырыс шартлары тулысы белән автоматлаштырылган.
Шулай ук без уникаль продукция: бернинди өстәмәләр кушылмаган натураль ингредиентлардан термостат катык, эретелгән сыр җитештерәбез. Шул ук вакытта аларның куллану срогы федераль поставщик продукциясенә караганда кимрәк түгел.
- Якын араларда кибет киштәләрендә тагын нинди яңа продукция күрә алабыз?
- Предприятие лабораториясендә күкрәк сөтенә тәңгәл сөт аттестацияләнде. Бу продуктны балаларга тугач ук ашатырга ярый. Рецептура составы Мәскәү фәнни-тикшеренү институты тарафыннан эшләнде һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыгында расланды. Бүгенге көндә ул Мәскәүдә балалар ризыгын контрольдә тоту органнарында сертификация үтә. Тиздән аны җитештерә башларбыз, дип уйлыйм. Күкрәк балалары беренче көннән үк сәламәтлекләренә зыян китермичә безнең сөтне куллана ала. Балаларның беренче яшеннән үк кулланырга яраклы башка продукцияләребез кебек, монысына да ихтыяҗ зур булыр, дип ышанабыз.
Фикердәшләрнең бердәм командасы
Диләрә Шәрипованы комбинатта һәркем белә.
Предприятиядә ул инде утыз елдан артык эшли, шуның 24 елын кассир булып. Намуслы, дисциплиналы булу - финанс хезмәткәре өчен иң мөһим сыйфатлар. Күпчелек аны шәфкатьле, әдәпле һәм каршылыклы очракларда килешеп эш итә белүче буларак белә. Аның күпсанлы бүләкләренә тагын бер - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы өстәлә.
Талия Биктаһирова комбинатта 9 ел эшли.

Коллегалары Талия Биктаһированы дустанә мөнәсәбәте, ачык йөзе, игътибарлыгы, хезмәткә таләпчәнлеге өчен хөрмәт итә. Эш сөючән, катлаулы моментларда һәрвакыт предприятие эшчәнлегенә ярдәм итә ул. Аңа эшлеклелек сыйфатлары да хас: хезмәткә намус белән карый, квалификациясен үстерү өстендә эшли. Документациясе һәрчак тәртиптә. Тырыш хезмәте өчен ул ЯҮМР башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Завод тарихы
Хезмәт биографиясе: саннарда һәм фактларда

1957 елның 1 июле - Яшел Үзән шәһәре сөт заводына нигез салынган дата. (Аңа кадәр Юдино район заготконторасы составына кергән). Ул яраклаштырылган агач бинада урнаша. Башлангыч җитештерү куәте - тәүлегенә 20 тонна. Хезмәткәрләр саны - 32 кеше.
1959 ел - җитештерү цехы бинасы киңәйтелә, компрессор җайланмасы төзелә, суыткыч камералары куела, котельный ясала. Сөт продукциясе кул белән мичкәләрдән салына һәм картон капкачлар белән ябыла.
1961 ел - яңа производство корпусы файдалануга тапшырыла, автоматлаштырылган пастеризацияләү җайланмалары һәм сөтне шешәләргә тутыру линияләре куела.
1965 ел - флягаларга сөт салу линиясе эшләтеп җибәрелә.
1976 ел - биш автомобильгә гараж төзелә.
1982 ел - заводка зур реконструкция ясала, яңа производство корпусы төзелә.
1998 ел - яңа технологияләр кулланып һәм югары дәрәҗәдәге автоматлаштыру юлы белән балалар ашамлыклары цехы төзелә һәм ул яңа туган балалардан алып балалар өчен төрле ассортименттагы югары сыйфатлы стерильләштерелгән продукция җитештерергә мөмкинлек бирә. Күәте-тәүлегенә 25 тонна сөт эшкәртелә, саклану срогы - 6дан алып 90 көнгә кадәр.
2007 ел - «Яшел Үзән сөт комбинаты» ААҖ зур сделка буенча заемщик поручителе була, әмма заем алучы коммерция банкына акчасын вакытында кайтармый. Банк предприятиегә бурычны кайтару турында үз таләбен куя.
2011 ел - ТР Арбитраж суды карары белән ЗМК банкрот булып таныла, аңа конкурс производствосы кузгатыла.
2013 ел - генераль директор Артур Егоров җитәкчелегендә яңа команда килү белән хезмәт коллективы кыенлыкларны җиңеп, данлыклы хезмәт биографиясен дәвам итә.
Комбинат табиб рецептлары буенча иң кечкенә балаларны сөт ашамлыклары белән тәэмин итә. Без республиканың барлык дәваханәләренә балалар продукциясе илтәбез. Көн саен «Бәләкәч» программасы буенча 41 меңнән артык бала файдалы эремчек, кефир, сөт ала. Шуңа бәйле рәвештә балалар туклануы цехы күәте 4 тапкыр арттырылды.
Нет комментариев