Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Арт якларын күтәреп, ник бер көрәк кар алып атсын

Быел халык кар күп ява дип аптырады.

Кыш нәкъ менә шундый булырга тиештер инде ул. Элек йокыдан уянганчы, капканы ачып, урамга чыгып булмаслык итеп күмеп китә торган иде әле.

Урамнар чистартылмаган дип, эшкә бармыйча калмадык. Иртә таңнан фермага кар ерып барулар бүгенгедәй истә. Хәзерге заман яшьләре башка шул, диван критикларына юл чистартылмаган дип, комментарий язып ятуы кулайрак.

Шуның кадәр әзергә-бәзер яшәргә өйрәнде халык. Алар йокыдан торганчы ишегаллары чистартылган, юллар ачылган булсын. Ул интернетны укыр хәл юк, гел негатив, гел нидәндер зарлану. Үзләре арт якларын күтәреп, ник бер көрәк кар алып атсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев