Бу елның 8 мартында М-7 трассасының 755нче чакрымында ЮХИДИ хезмәткәрләре Пермь краенда яшәүче ир йөрткән автомобильне туктата.
Машина салонының йөртүче утыргычы артыннан 0,7 литрлы 7 шешә шәраб һәм 10 литрлы 1 пыяла шешәдә шикле эчемлек табыла. Машина йөртүче шешәләргә аракы салынган булуын һәм бу продукцияне ул Мәскәү метрополитенында сатып алуын аңлата.
- Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре шикле эчемлек хуҗасына административ хокук бозу турында билгеләмә чыгарып, аңа карата административ тикшерү билгеләнде, - дип сөйли бу очрак буенча Яшел Үзән территориаль органының бүлек җитәкчесе Рифат Сөнгәтуллин. - Тартып алынган продукция үрнәкләре экспертизага җибәрелде.
Агымдагы ел башыннан Яшел Үзән территориаль органы һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә ярты тоннадан артык суррогат легаль булмаган әйләнештән алынган. 18 закон бозучыга карата администртив эш кузгатылган.
Нет комментариев