Күптән түгел Яшел Үзән суды 2016 елда Васильевода кыйнап кеше үтергән 16 яшьлек яшүсмергә карар чыгарды.
Бу хәл август төннәренең берсендә була. Васильевода яшәүче Артур Романовка (исем-фамилиясе үзгәртелеп бирелә) урамда аракы эчеп йөргәне өчен Владимир Дорохин кисәтү ясый, аңа кулындагы отверткасы белән селтәнә, сугарга омтыла, аны цензурасыз сүгә. Әмма ул үзе дә исерек була. Әлбәттә, яшүсмер Романовка бу ошамый һәм ул үчен алырга дип Дорохинның өенә килә. Аны кыйный, типкәли, төрле урыннарына суга. Кыйнаудан зыян күрүченең хатыны кайтып кергәч кенә туктый.
Күп санлы тән җәрәхәтләре алган Дорохинны дәваханәгә илтәләр. Әмма берничә көннән соң зыян күрүченең күкрәк травмасыннан плеврасы һәм үпкәләре нык өзлегә һәм ул баш мие шешенүдән үлеп китә. Медиклар аның гомерен берничек тә саклап кала алмый.
Яшел Үзән прокурорының ярдәмчесе Елена Савельева сөйләвенчә, Романов үз гаебен таный һәм бөтен кеше алдында Дорохинның сеңлесе каршында гафу үтенә.
Ә суд үз чиратында җәзаны Романовның психиатрда, ОПДНда исәптә торуын, өйдә укуын, әнисе контроленнән чыгуын һәм әлеге җинаятен көч кулланып талаган өчен шартлы рәвештә хөкемдә булганда кылуын исәпкә алып чыгара. Хәзер аңа 5 ел да 6 ай тәрбияләү колониясендә утырырга, ә әнисенә үзенең ана буларак бурычын үтәмәгән өчен зыян күргән якка 200 000 сум күләмендә әхлакый зыян капларга кирәк булачак. Суд карары әлегә үз көченә кертелмәгән.
Нет комментариев