Аппарат киңәшмәсе узды, анда атнага биш бурыч яңгырады:
Авыл җирлекләре башлыклары вәзгыятьне анализларга һәм торак пунктларны үстерү буенча эшне активлаштырырга, шул исәптән яңа йортлар төзү юлы белән;
- Шәһәрдә һәм районда «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тотарга, эшнең сыйфатын тикшерергә һәм билгеләнгән вакытында төгәлләргә; ⠀
- Федераль һәм республика программалары кысаларында төзелә һәм капиталь ремонт үткәрелә торган социаль инфраструктура объектлары вакытында әзер булырга тиеш; ⠀
- Шәһәргә керү юлындагы «Зеленодольск» стеласының архитектур-сәнгать чишелеше проектын тәкъдим итәргә, янәшәсендәге территорияне төзекләндерү буенча эш оештырырга; ⠀
- Карамалы Таудагы Бәллүр елгасының төбен чистарту һәм тирәнәйтү проектын гамәлгә ашыру эшен дәвам итәргә. Проект буенча уңай нәтиҗәгә ирешергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев