Бүген китапның кыйммәте дә, кадере дә алтыннан бик ерак тора. Шулай булуга карамастан, әлегә китап сөючеләребез дә һәм аларны рухи азык белән тәэмин итәрлек язучыларыбыз да бар. «Китап бәйрәме»нә кунак булып серле дөньяны үзләренең әсәрләре, сихри шигырьләре аша безнең күңелләргә җиткерүче шагыйрә Фирүзә Җамалетдинова, прозаик, драматург Әхәт Гаффар, тел галиме Николай Максимов килгән иде. Яшел Үзәнебезнең күренекле шәхесләре: музыкант, рәссам, укытучы, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты Вил Шәрәфетдинов һәм районыбызның милли-мәдәни үзәге, Тукай фонды филиалы җитәкчесе Клара Филиппова чыгышлары нур өстенә нур өстәде. Алар - үз тормышларын китаптан башка күз алдына да китерә алмый, чөнки һәрберсе китап белән тыгыз элемтәдә.
- Редакциягә язучы бер кочак кәгазь күтәреп килә һәм без, нәшрият хезмәткәрләре, шуннан төзек, матур әдәби әсәр бастырып чыгарабыз. Безнең өчен һәр пешеп чыккан китап дөнья бәясенә тиң, - ди Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе мөхәррире Фирүзә Җамалетдинова.
Әдәби әсәрләрнең дә төрлесе була. Кайсыдыр кибет киштәләрендә тузан җыеп ята, ә кайсыберсен кулдан-кулга йөртеп, берничәшәр кат укыйлар. Әдәбият сөючеләрне халыкчан, тормышчан, гади телдә язылган роман-повестьлар, пьесалар җәлеп итә. Әхәт Гаффарның бик күп кенә иҗат җимешләре нәкъ менә шундыйлардан.
- Хәзер халык бик укымый. Транспортта да укучы юк бит хәзер. Ә китап барыбер кирәк! Ансыз яшәп булмый! - диде 2017 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат Әхәт Гаффар.
Шунда ук Татарстан китап нәшриятендә басылган китаплардан күргәзмә дә бар иде. Теләгән һәркем, матур әдәбият әсәренме, балалар өчен кызыклы әсбаплармы, тел белеме буенчамы - үзенә ошаганын сайлап алды.
«Китап бәйрәме» чын мәгънәсендә бәйрәм рухында узды. Хәер, биредә оештырылган бер чараның да күңелсез һәм кызыксыз булганы юк. Бу - кичәләрне алып бару остасына әверелгән татар милли китапханәсе мөдире Римма Әхмәтханованың һәм аның кебек үк үз эшләрен яратып башкаручы китап дөньясы хезмәткәрләренең иҗат аша милләттәшләребездә китапка мәхәббәт тәрбияләү юнәлешендә зур тырышлыклары нәтиҗәсе.
Беренче кулъязма китаплар моннан 40 мең ел элек барлыкка килгән. Ул вакытларда ташка, агачка, металлга, сөяккә, төрле тукымаларга, балчыктан ясалган тактачыкларга, хәтта яфракларга, тузларга да язганнар. Аннары пергамент бик кыйммәт материалга әйләнгән. Аны папирус алыштырган. (Ул - тропик илләрдә үсә торган үсемлек.) Китап - кешеләрнең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, теле, укытучысы. Китапсыз халык тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. Шуңа күрә кайбер әһәмиятле китапларны кабат-кабат басканнар, аларны алтын-көмештән коеп саклаганнар.
Гөлнара Вәлиева
Илсөя Завилейская фотолары.
Нет комментариев