Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

АО Транснефть – Прикамье нефть суырту станциясе «Ковали»да янгын сүндерү автомат системасын сынап карады

277

0

0

«Транснефть - Прикамье» АҖ Казан район нефть үткәргеч идарәсенең (РНУ) «Ковали» нефть эшкәртү станциясендә янгын сүндерүнең автомат системасын сынап карады.

Белгечләр янгын сүндерү системасының эшкә сәләтлелеген, шулай ук, аның параметрларының проект карарларына туры килүен тикшерделәр. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәләре буенча, комиссия, күбек белән янгын сүндерү автоматлаштырылган җайланмасының эшкә әзерлеген, магистраль насос системасында мөмкин булган штаттан тыш хәлләрне югары дәрәҗәдә нәтиҗәле юк итүгә сәләтлелеген  раслады.

 

Тикшерү, расланган план - 2020 елга «Транснефть - Прикамье» АҖ объектларында янгын сүндерүнең автомат җайланмалары сынауларын үткәрү графигы кысаларында башкарылды.

 

Предприятиенең җитештерү объектлары, персонал катнашыннан башка мөмкин булган янгын сүндерү җайланмалары белән җиһазландырылган.

 

Белешмә: Казанның район нефть үткәргеч «Транснефть - Прикамье» акционерлык җәмгыятенең «Ковали» нефть эшкәртү станциясе (НПС) Әлмәт-Горький-2, Әлмәт-Горький-3 магистраль торбаүткәргечләре буенча нефть чыгаруны гамәлгә ашыра. Станция, шулай ук, 140 км озынлыктагы Холмогора-Клин магистраль нефть үткәргече участогына хезмәт күрсәтә. НПС территориясендә ике нефть насос станциясе, оператор, подстанция, су алу җайланмасы, янгын сүндерүнең автомат станциясе, экоаналитик лаборатория урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев