Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Әнвәр Нургалиев: «51 яшькә җитеп, үз тамашачымны таптым!»

Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев «Ачыш» исемле видеоблогында үткән һәм булачак концертлары турында сүз алып барган.

️Былтыр юбилей турларым гөрләде. Безнең төрле шәһәрләрдә, район үзәкләрендә 150-160лап концерт үтте. Һәрберсе үзенчәлекле!

Кайда барсак та, тамашачылар минем көн дә юбилей дип уйлады! Ул шулай килеп чыкты да! Бүләкләр күп булды, күчтәнәчләр, котлаулар шактый кабул иттем. Мин әйттем, әлбәттә, бу бит минем юбилей программасы гына, юбилей түгел! Үзегез килегез – шул миңа бүләк, дип аңлаттым. Әмма тамашачым мине үзенчә ярата! 51 яшькә җитеп, үз тамашачымны таптым. Үземнең репертуарым! Тамашачым да тугры минем, шуңа да үз юлым белән барам.

Язмышыма рәхмәтлемен. Мин канәгать! Без ел да нәрсәдер үзгәртергә тырышабыз! Быелгы программаны да үзенчәлекле иттек. «Болтологияне» киметтек! Алайса миңа еш кына язалар: «Әнвәр, без синең җырлаганыңны тыңларга килдек, ә сөйләвеңне түгел», диләр. Ә кайберәүләр: «Бераз сөйләш әле безнең белән», диләр. Алар минем сөйләшкәнне көтә.Шуңа уйладык-уйладык та, әзрәк сөйләшергә булдык. Уртасын! Золотая середина! Быел группага бер җырчыны алдык, Уфа кызы. Хәзер ике җырчы булды. Сәхнәдә минем яшьләр. Яшьлек - үзе матур. Аларга карап, мин үземне дә яшь итеп тоям. Яшем алга таба барса да, мин үземне елдан-ел яшәргән кебек хис итәм, – дип аңлата популяр җырчы.

Татар тудей

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев