Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Антальяда дистәләрчә туристыбыз һәлак булган

Бу хакта Россиянең Төркиядәге генконсулы Олег Роза белдерә.

Быел Антальяда гына берничә дистә туристыбыз һәлак булган.
Моның бер сәбәбен генконсул туристларның сәламәтлегенә игътибарсыз булуы белән аңлата. Пенсия яшендәге кешеләр Төркиягә барыр алдыннан ныклап уйларга тиеш, чөнки мондагы эссе һәм дымлы һава хроник авыруларга ярамый.

Аннары, безнекеләр спиртлы эчемлекләрне чамасыз күп куллана. Бу да сәламәтлекнең кискен начараюына китерергә мөмкин. Быел инсульт, инфаркт кичерүчеләр күп булган. Моннан тыш, Төркиядә исерек килеш батып үлүчеләр саны арта.

Генконсул җылы якка сәфәр чыгарга теләүчеләрне җитди уйланырга чакыра.

Фото: архив

Чыганак: Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев