Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аңламыйм бу ирләрне: чибәр хатыннарына да хыянәт итәләр

...Авылга әни янына кайткач, газетагызны укыйм.

Күптән түгел генә бер хатын үзенең күпкә олырак иренең сөяркәсе барлыгыннан зарланып язган иде. Үзем укыйм, үземнең эчтә ачу кайный. Кем әйтмешли, баррикаданың икенче ягында торучы булсам да, мин дә аңламыйм бу ирләрне. Әйе, мин сөяркә.

Исемемне Ландыш дип куйыйм (ра­йон газетасына чынын яза алмыйм бит инде), миңа инде егерме генә яшь түгел, шәфкать туташы булып эшлим. Узган елга кадәр ялгызым идем: эш күп, сменалар арасында йокы туйдырам һәм авылга әни янына кайтам. Тик Вадим (шулай ук үз исеме түгел, аңлыйсыздыр) белән танышкач, барысы да үзгәрде. Ул безгә дежур врач булып урнашты. Симпатичный, миннән ике елга яшьрәк. Миңа игътибар итәр дип уйлап та карамадым. Чөнки мөмкинлекләремә реаль күзлектән карыйм мин: бераз артык килограммнарым бар, унсигездә түгелмен, кыяфәтем гап-гади – аяк­ларым колагымнан үсми, чәчләрем дә җилләрдә дулкын-дулкын булып тузгымый. Аның миңа «знаки внимания»ләр ясавын башта аңламадым да. Өемә кадәр машинасы белән кайтарып куярга тәкъдим ясады, больница ашханәсенә бергәләп ашарга чакырды... Аннары, ялларыбыз туры килгәндә, кинога алып барды. Фильмнан соң озак итеп йөрдек, сөйләштек, тагын очрашырга сүз куештык. Мин бәхеттән күкнең җиденче катында идем. Тик икенче свиданиебез вакытында Вадим үзенең өйләнгән булуын әйтте.

Миңа шок булды дию – халәтемнең чиреген дә аңлатып бирә алмый. Балдак киеп йөрмәгәч, мин хәтта шикләнмәдем дә. Хатыны белән биш ел яшиләр, балалары һәм араларында җылы мөнәсәбәт тә юк икән. Уртак кызыксынулары да юк ди. Ә минем белән һәрвакыт бөтен нәрсә турында да сөйләшергә була, аңа минем белән уңайлы һәм рәхәт. Гыйшык-мыйшыгыбызның киләчәге турында соңрак сөйләшергә булдык.

Без аның белән өченче очрашуда ук йокладык һәм мин беттем, эредем –­­­ баштанаяк гашыйк булдым. Аның кебек назлы һәм дәртле, игътибарлы ир-
егетне очратканым юк иде. Аның бердәнбер җитешсезлеге бар – хатыны.

Социаль челтәрләрдә эзләп карадым, исемен генә дә белмәгәч, тапмадым. Вадимнан сорыйсым килмәде. Бернәрсә кирәкми, бары тик бәхетле булачакмын, дип карар кылдым. Һәм аны бәхетле итәчәкмен. Аннан кем белән тормышын дәвам итәргә – үзе карасын. Миңа да җиңел түгел. Әмма мондый мөнәсәбәтләр минем беркем белән дә булганы юк.


Бердә бер көнне мине шаккатырган хәл булды. Казанның бер гипермаркетында йөргәндә таныш тавыш ишеттем. Әйе, бу Вадим иде. Мин аны шунда ук күреп алдым, ә ул мине – юк. Ул маскалардан йөри торган вакыт иде әле ярый, югыйсә таныр иде. Вадим үзе генә түгел иде. Аның белән бер (башка сүз таба алмыйм) шикарная дама иде. Өстендәге киеме – мода журналыннан алынган кебек, кыя­фәте дә модельләрнеке. Зифа буйлы. Фигура – барысы да үз урынында. Һәм алар икәү бәхетле күренде, көлешәләр, шаян сүзләр әйтешәләр. Махсус карадым – икесенең дә бармагында балдаклары бар. Бу, әлбәттә, Вадимның хатыны иде.

Мин күз алларыннан югалырга ашыктым. Артык дулкынланудан йөрәгем дөп-дөп тибә, көчкә сулыш алам. Аннары тынычландым, әлбәттә. Өйгә кайткач инде уйлый башладым. Миндә өйләнгән ир сөяркәсе статусы. Бер кашык су белән йотарлык хатыны була торып, ул нигә дип минем белән мөнәсәбәткә керде икән? Без бит сөйләшеп кенә йөрмибез, ә ир белән хатын арасында гына булырга тиешле гамәлләр кылабыз... Шундый ушны алырлык чибәр хатынына минем белән – гап-гади медичка белән хыянәт итә. Яше утыздан арткан һәм артык авырлыгы инде күзгә күренеп торган, очсыз киемнәр кибетеннән кие­нүче хатын-кыз аңа нигә?


Бу ирләрне һич аңлап булмый. Вадим белән ничек сөйләшергә дә белмим. Араларны өзәргә вакыттыр дип уйлыйм. Минем беркайчан да аның хатыны булачагым юк. Әллә «удовольствие» хакына гыйшык-мыйшык мөнәсәбәтләрне дәвам итәргәме? Әлегә бу сорауларга төгәл җавап таба алмыйм. Бәлки киңәшләрегезне бирерсез, хөрмәтле райондашлар.

Р.S. Кемлегемне белү өчен Яшел Үзән хастаханәсендә эшләүче шәфкать туташларын барлап, вакытыгызны әрәм итмәгез, мин чит шәһәрдә яшим. Әмма авылга кайткан саен газетаны карап чыгам. Әгәр дә төпле киңәшләрегезне дә шунда бастырсагыз, рәхмәтле булыр идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев