Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Әнисенең эченә аягы белән тибә». Үсмер улы кыйнаган хатын-кыз вафат булган

Аңа карата җинаять эше ачылган.

Надым шәһәрендә үсмер улы кыйнаган хатын үлгән. Россия Тикшерү комитетының Ямал-Ненец автономияле округы буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, 16 яшьлек малай, авыр тән җәрәхәтләре ясап үлемгә китерүдә шикләнелә.

Тикшерү версиясе буенча, 27 ноябрьдә үсмер малай һәм аның анасы арасында низаг була. 46 яшьлек әни кеше озак вакыт хәмер эчү белән мавыга.

Талашканда, малай хатынның корсагына 3 тапкыр аягы белән тибә. Аның гамәлләре аркасында, әнисенең корсагында мөһим артерия өзелә. Бу – сәламәтлеккә авыр зыян китерү буларак бәяләнә.

46 яшьлек хатын икенче көнне вафат була.

Үсмер малай тоткарланган, тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Какие сами,такие сани,яблоко от яблони далеко не падает ?!