Әниләр көне белән!
Бүген дөньядагы барлык әниләргә иң зур бүләк — тормыш бүләк итүләре өчен рәхмәт әйтәсебез килә!
Әнидән дә бөек кем бар? — беркем дә юк!
Әнидән дә назлы кем бар? — беркем дә юк!
Әнидән дә олы җанлы? — беркем дә юк!
Әнидән дә ягымлысы? — һич кем дә юк!
Ана исемен горур йөртүче барлык хатын-кызларны иң гүзәл бәйрәм – Әниләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез һәм рухи көч, тормыш зирәклеге, фәрештә сабырлыгы, хатын-кыз бәхете, үзара мәхәббәт, өйләрегез нурлы булуын телибез. Рәхмәт сезгә җылылык, наз һәм кайгыртучанлык өчен.
Сезгә, кадерлеләребез, һәрвакыт һәм һәркайда үзегезне кирәкле һәм сөекле кеше итеп хис итүегезне телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев