Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Әни, нишләп син кайтмыйсың?» (видео)

Марсилә Искәндәрованың икенче баласын тапканнан соң хастахәнәдә калганын язган идек. Алып баручының улы әнисе янына килгән. Аларның очрашуларын карап, күзләр яшьләнә.

Әни булган Марсилә Искәндәрова һаман хастаханәдә: «Тормышымдагы иң зур сынау шушы булсын»

«Бала тудыру йортына киткәнче 1 атна алдан Радэль авылга кайтып китте... Ничек елап калганымны хәтерлисезме? Аны күрмәгәнемә ай ярымдыр инде Шулхәтлек үскән, шундый үзгәргән, мең дә бер сорау бирә Күз яшьләрен тыеп торуы бик авыр...
«Әни, нишләп син кайтмыйсың? Синең курткан Кая? Бу больница синекеме? Сина укол ясыйлармы? Врач апай какай, сине кайтармый. Ә син нишләп больницада? Ә бәбәй нишләп өйдә? Мин сине чана белән килеп алам, яме әни Мин сиңа куртканны да алып киләм Син кайткач, мин синең белән йоклыйм. Мин бәбәйне яратам Мин абый. Бәбәй еламый әни, син дә елама. Әтиии, әни нигә елый? Үз балаларыбызны үзебез үстерсәк иде, аллахым!» – дип язган Марсилә социаль челтәрләрендә.

Тизрәк савыгып, гаиләгез янына кайтуыгызны телибез!

Татар тудей

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев