«Әни, мин авариягә эләктем, зинһар, миңа ашыгыч рәвештә акча кирәк!»
Игътибар! Телефон аша алдаулар дәвам итә.
Мошенниклар тик ятмый. Телефон аша алдауларын дәвам итәләр, сыналган ысулларны да, яңаларын да кулланалар. Менә шушы газетаны җибәрәсе көнне редакция телефонына бер ир-ат шалтыратты.
Телефонны алдык һәм анда кайгыдан беткән ир-ат тавышын ишеттек: «Әни, мин авариягә эләктем, зинһар, миңа ашыгыч рәвештә акча кирәк!» –ди бу. «Минем улым юк!» – дидек тә, эшнең нидә булуын шунда ук аңлап, телефон трубкасын куйдык. Мошенниклар бу ысулны әле дә куллана икән.
Бу атнада редакциядә икенче очрак: безнең газетаны версткалаучы хезмәткәребезгә «Билайн» элемтә операторыннан шалтыраталар. Төнге 12дә номерының срогы чыга икән, имеш. Алар номерның куллану вакытын озайта ала, тик моның өчен дәүләт хезмәтләре порталындагы (госуслуги) 4 санны әйтергә кирәк. Шул вакытта ук телефонга 4 санлы SMS килә. Коллегабыз беркемгә дә бернәрсә дә әйтергә кирәк түгеллеген аңлап ала.
Ә сез нәрсә эшләр идегез? Беренче чиратта, телефонны куеп, улыңа, кызыңа, дустыңа шалтыратырга, сорарга кирәк. Кредит, карточка, акча белән алдау-юлдаулар турында сүз барганда, трубканы куярга һәм түләү карточкасында күрсәтелгән номер буенча шалтыратырга кирәк. Моны һәрберегез истә тотса иде! Хәзерге заманда шул имансыз алдакчыларны баетып ятмыйк инде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев