Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әни гел мине гаепле итә

...Бу юлларны нигә язуымны да белмим.

Күңелемдә җыелганнарны, тормышымда минем белән ниләр булуын уйлап, аңларга тырышамдыр, мөгаен. Әнине бер үк вакытта ярату да, күрәлмау да мөмкинме икән?

Әни мине соң тапкан. Мин шулай уйлый идем. Чөнки ул мин кечкенә чактан ук гел, әлеге соң йөклелегенең ничек авыр бирелгәнлеге турында әйтә иде. Әтиемне белмим. Шуңа әнидән дә якынрак кешем булмады. Аны гына яраттым һәм аны гына тыңладым.

Кечкенәдән миңа күрше балалары белән уйнау тыелды. Йә кимсетерләр тагын, йә сугарлар – что син! Әле бит нинди дә булса «зараза», бет, инфекция эләктерергә мөмкин яки буялырга – Аллаһ сакласын! Әни шулай әйтә иде. Ә ул минем турында кайгырта һәм миңа яхшылык кына тели. Пычрак колготкиемны юганда аның елавын әле дә хәтерлим. Минем аларны буялтасым килмәде әлбәттә, әмма алар әйтерсең пычракны үзенә тарта.

Мәктәп елларында иптәш кызларым белән дә проблемалар булды. Әни аларның һәрберсендә астыртынлык күрде. Әгәр дә мин аны тыңламыйча, берсе белән булса да аралашуымны дәвам итәм икән, әбизәтелне әнинең дөреслеген исбатлый торган берәр хәл килеп чыга һәм мин үземне гаепле сизә идем.
Менә шул һәрвакыт үземне гаепле сизү хисе гомер юлдашыма әверелде. Никадәрле мөстәкыйль булу омтылышын шул хис чәлпәрәмә китерде. Яхшы түләнә торган яңа эшкә урнашам гына, әни таныш­лары аркылы миңа эш белешкән булып чыга. Алар алдында яхшы түгел бит инде, кеше сөйләшкән-ниткән, дигәндәй, начаррак булса да шунда урнашырга туры килә.
Болар әле чәчәкләре генә, җимешләре хәзер башланды.


Ел ярымнар элек гашыйк булдым. Илсур исемле егеттән башларымны җуйдым. Аның белән, эш буенча ул үз оешмасыннан, мин үземнекеннән Казанга семинарга баргач, очраклы рәвештә таныштык. Шуннан соң аерылышмадык. Илсурның үз фатиры бар һәм ул минем тәнемә кагылган иң тәүге ир булды. Барысы да яхшы гына барды. Эчке тоемлавым белән егетем барлыгын сер итеп тотарга кирәклеген белдем. Әни минем нәрсәдер әйтеп бетермәвемне сизде һәм ничек тә сөйләндерергә тырышты. Ә мин әле эшкә йөгерәм, әле очрашуларга – эчемне бушатырга ашык­мадым.


Бер елдан соң Илсур белән өйләнешергә һәм аның фатирында яшәргә булдык. Бу хәбәрне әнинең ничек кабул итәчәген күз алдыма да китерә алмадым. Тик ул, мине шаккатырып, бу хәбәргә шатланды. Без язылыштык. Бар да яхшы тоелса да, проб­лемалар озак көттермәде.
Әни авылдагы апасына бәрәңге һәм яшелчәләр үстерешергә кирәк дигән карарга килде, имеш, шундый ярдәм өчен ул безгә артып калган бәрәңгесен-кишерен бирәчәк. Моңа кадәр алай эшләмичә дә ачка үлмәдек бит әле, дигән сүзләрне колагына да элмәде. Хәзер бар да кыйммәтләнә, кирәк, диде. Дөресен генә әйткәндә, әнинең минем аны картлык көнендә туендыра алмаячагым турында уйлавыннан оят иде. Шуңадыр да булышыр­га булдым.

Нәтиҗәдә, ял көннәрендә иремнең кочагында иркәләнеп ятасы урынга, ишектәге кыңгырау тавышына сикереп тора идем. Тулысынча әзерләнеп килгән әнине көттермәс өчен, тиз-тиз җыенып, авылга чабабыз. Шулай җәй буе рәтле ял күрмичә, Илсур ризасызлыгын белдерә, әйткәләшә башладык. Юктан араларны бозасым килмәгәнгә, авылга кайтуларны туктатырга булдым. Бик җиңел генә уйлаганмын икән, беркатлы. Әни бәхәсләшеп тормады, берүзе кайтып китте. Ике атна шулай йөрде. Бер көнне күршеләре, әнигә ашыгыч ярдәм чакырттык, дип шалтыратты, кан басымы күтәрелгән икән. Әлбәттә инде әнигә ...

Дәвамын газетабызның 24 ноябрь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев