Әни эштән кайтып кереп, коридордагы аяк киемнәре куя торган киштә өстенә утырды һәм сумкасын янына куйды да, миндә рак, диде
Интернет-киңәшләр әнине үтерде
...Без – балалар өчен әнине югалтудан да зуррак нинди югалту бар икән тагын? Хәзер яман шеш авыруы сирәк күренеш түгел. Бу хатымны шуңа язарга булдым. Әлеге диагнозга дучар булучылар теләсә нинди адымга барырга әзер. Ә кемнең яшисе килми?! Менә шундыйларга гыйбрәт булсын өчен кулыма каләм алдым...
Әни эштән кайтып кереп, коридордагы аяк киемнәре куя торган киштә өстенә утырды һәм сумкасын янына куйды да, миндә рак, диде. Ул көнне безнең гаилә тормышының асты өскә әйләнде. Әмма әни авыру белән көрәшергә үзендә көч тапты. Әти тагын бер эшкә урнашты, чөнки дәвалану чыгымнар таләп итә. Без сеңлем белән официант булып урнаштык һәм һәр тиенне өйгә алып кайттык. Икебез дә, өйдә һәрвакыт кеше булсын өчен, бер кафеда көн аралаш эшләдек. Әни беренче курс химия терапиясен узды, аннары медикаментлар кабул итте. Табиблар бертавыштан шатланып, алга китеш барлыгын, тик тагын түзәргә кирәклеген әйтте. Химиотерапия, укол һәм дәвалауның башка ысулларын озайттылар. Аңа бу дәвалануларның ничек авыр бирелүен без белеп тордык, хәлебездән килгән кадәр ярдәм иттек. Ә аннары көтелмәгән, башка сыймаслык хәлләр башланды.
Әни кайтты да, больницада дәваланмаячагы турында хәбәр итте. Ул бер хатын белән сөйләшкән һәм тегесе, балалар прививкаларыннан тотынып, рактан ялган дәвалауларга кадәр барып җитүче «табибларның яшерен киңәше» турында әйткән. Әнинең ул сүзләренә шаккаттык, ничек тә кабат дәвалануына кайтырга күндерергә тырыштык. Ә аның киресе катты һәм клиникага башка бармады. Онколог та шок кичерде, аның әни сүзләреннән соң йөзенә чыккан хисләре әле дә күз алдымда. Ул, әгәр дә дәвалануны хәзер дәвам итмәсәк, авыру кабат кабынып, әнине берничә ел эчендә, хәтта иртәрәк тә, юк итәчәген әйтте.
Әмма әнине мондый тәртип канәгатьләндермәде. Ул дингә бәрелде, ә аннары кайдадыр башка төрле йогынты ияртте – имеш үзеңнең барлык нәрсәң дә сәламәт булуына чын күңелдән ышанырга гына кирәк. Шуңа ышанды, ниндидер текстлар ятлады, үзен гел сәламәт итеп күзаллады. Соң бит егерме беренче гасыр, бераз гына аңы булган кеше, яхшылык турында гына уйлаудан могҗиза барлыкка килмәвен аңлый, әкияттә яшәмибез бит. Әгәр дә кеше авырый икән, аны тизрәк дәваларга кирәк.
Тик әнинең экспериментлары моның белән генә бетмәде. Үзендә рак иттән килеп чыккан дигән карарга килде һәм вегетарианкага әйләнде, соңрак бөтенләй чи – пешмәгән ризыклар ашауга күчте. Безнең тормыш тәмугъка әверелде. Без әнигә карап, аягына таш бәйләп суга сикерүче һәм шул ташлар аны батырмыйча, өскә алып чыгачагына ышанган кешене күрә идек. Мондый хәл белән күзгә-күз очрашмаучылар мине аңламас та. Мин әллә ничә тапкыр табиб белән сөйләштем, әмма ул үзенең эшләү дәверендә мондый хәлнең беренче генә булмавын һәм андыйларга нәрсәне дә булса исбатлауның буш сүз икәнен әйтте. Алар сине ишетми һәм теләми дә, диде. Аннан кайткач әни белән сөйләшергә тырышып карадым, әмма ул блендерда су белән үләннәр боткасы ясап эчте дә, үзен бик яхшы хис итүен әйтте. Шулай икән, әйдә алайса хәзерге вакытка шешнең ни хәлдә булуын тикшертеп карыйк, бар да яхшы икән, алар да кечерәергә яки юкка чыгарга тиеш бит, дидем.
Әни ризалашты. Ике атнадан соң без онколог бүлмәсендә утыра идек. Табиб башын гына чайкады һәм әгәр дә химиотерапиядә калган булса бүгенгә әниең сәламәтләнгән булыр иде инде, дип кабатлады. Ә хәзер шешләр берничә тапкыр зурайган һәм метастазлар да артык күбәйгән. Аңа инде яшәү срогын еллар белән түгел, айлар гына билгеләделәр. Әмма әни үз сүзен бирмәде, табибның аңардан акча «саву» өчен алдалавына иманы камил иде. Онколог башын бутады да җилкәсен сикертеп миңа карады, аның күз карашыннан әнинең хәле өметсез булуын аңладым.
Өйдә әни тагын да үз ышануларына тирәнрәк чумды. Интернеттан әллә кемнәрнең әллә нинди киңәшләренә ышанды, чи ризык ашау турында мәкаләләр укыды, учлап ниндидер орлыклар, шыттырылган ярмалар ашады. Ә аннары урынга ятты... Рак аны әйтерсең эчтән яндырып бетерде... Нидер эшләргә бик соң иде инде, табиб белән сөйләшкәннән ай ярым узгач, әни безне мәңгегә калдырып китте...
Ә мин хәзер бөтен дөньяны һәм интернетны күралмыйм. Анда язылганнарга ничек ышанырга мөмкин?! Аларны бит үз аудиториясен булдыру өчен теләсә кем язып урнаштыра. Әни шулар аркасында сәламәтлегенә җиңел карады. Әнине җирләгәннән соң бу теманы мин тирәнрәк өйрәнә башладым. Андый диагнозлы пациентларның ун проценты диярлек шундый нәрсәләргә ышанып, бирелә икән һәм шулар аркасында елдан-ел үлем арта. Йөзәрләгән сайтларны карап чыктым һәм аларның барысында да пешерелмәгән, чи ризык теләсә нинди авыруны юып чыгара дип язылган. Әгәр дә үлемне дәвалау ысулы дип әйтеп була икән, чи ризык ашау (сыроедание) үз бурычын үтәде дигән сүз.
Хатымның ахырында тагын бер кат шуны әйтәсем килә: яман шеш авыруы – теләсә кем киңәшен тыңлап, үзлектән дәвалап була торганнардан түгел. Зинһар, минем әнинең ялгышын кабатламагыз! Әгәр дә ул табибларны һәм безнең ялыну-ялваруларны тыңлаган булса, без әле сеңлем белән тагын озак еллар әниле, ә әтиебез хатынлы булып, бәхетле яшәр идек...
Сәламәтлек теләп, Гүзәлия.
Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев