"АНГАМ" җитәкчелеге яшел үзәнлеләрне котлый
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Бәракәтле изге бәйрәм - Корбан гаете белән тәбрик итәм! Аллаһ Тәгалә әлеге Бөек көндә кылган гыйбадәтләребезне, укыган барлык хәерле догаларыбызны һәм бигрәк тә чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылсын! Корбан - Аллаһка якын булу дигән сүз. Бүгенге изге көндә, бүгенгедәй изге вакытларда, догаларыбыз кабул була торган мизгелләрдә күңелләребезне игелеккә...
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр!
Бәракәтле изге бәйрәм - Корбан гаете белән тәбрик итәм! Аллаһ Тәгалә әлеге Бөек көндә кылган гыйбадәтләребезне, укыган барлык хәерле догаларыбызны һәм бигрәк тә чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылсын!
Корбан - Аллаһка якын булу дигән сүз. Бүгенге изге көндә, бүгенгедәй изге вакытларда, догаларыбыз кабул була торган мизгелләрдә күңелләребезне игелеккә юнәлтеп, тирә-якка мәрхәмәт күзләре белән карарга өйрәнеп, һәммәбезгә дә Аллаһка якынаерга насыйп булсын.
Бөек Раббыбыз Аллаһ барчабызга да саулык-сәламәтлек, тәүфыйк, һидаят бирсен. Хәерле тормышлар белән гомер итеп, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүләрне насыйп итсен.
Мөбарәк булсын изге бәйрәмебез!
Әнвәр Миңнуллин,
"АНГАМ" ширкәте җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев