Андрей Ларьков Яшел Үзән ярышларында катнашачак
2018 ел Олимпия уеннарының ике тапкыр призеры Андрей Ларьков 25 мартта Яшел Үзәндә булачак чаңгы ярышларында катнашырга планлаштыра.
Әлеге ярыш TIMERMAN ярышлары сериясенең соңгы этабы, ә ярышлар узарга тиешле “Маяк” спорт комплексы чаңгычыларның чын Мәккәсе дияргә була. Андрей Ларьковтан тыш узышта төрле рангтагы чиновниклар, Дәүләт Думасы, Дәүләт Советы депутатлары, министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашыр дип көтелә. Шулай ук район башлыгы Александр Тыгин да үз көчен сынап карарга булды. TIMERMAN да инде ул үз кеше, берничә тапкыр катнашты. Гомумән, Александр Васильевич сәламәт яшәү рәвеше алып барып, төрле ярышларда катнашып һәм спорт белән даими шөгыльләнеп, яшьләргә үрнәк күрсәтә. Сабада узган TIMERMAN ярышларында үз яше төркемендә дүртенче күрсәткеч күрсәтте.
TIMERMAN узышы турында аның рәсми сайтында белергә була – www.timerman.org.
Килегез, кызык булачак!
Ольга Камардина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев