Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Анда айныталар...

Ирләре тәүлектән артык өйдә күренмәсә, хатыннары элек аларны эзләүне кайдан башлый иде? Әлбәттә, айныткычтан! Анда эләгү түбәнлек булуы мөһим түгел, исән булуы кыйммәт. Айнып чыга бит ул аннан, ашаталар-­эчертәләр дә әле җитмәсә. Урам себерү, чүп утау, койма буяу кебек эшләрне башкарып, җәмгыятькә файдалары да тия әле.

Әйе, бар иде салгаларга яратучыларны бераз өркетеп торучы шундый учреждение. Тик «милиция»не «полиция»гә алыштыргач башта айныткычлар турында статья юкка чыкты, ә 2011 елның апреленнән алар бөтенләй ябылды. Шул көннән башлап сәрхүшләрне медицина учреждениеләренә ташый башладылар. Ә аларны үзегез беләсез, салдыңмы - бетте инде ул, баш китә. Җәнҗал куптарулар, авыруларга комачаулап, хезмәткәрләрнең эшләренә зыян салулар еш була. Шуның өстенә, аларның күбесе медицина ярдәменә бөтенләй мохтаҗ булмыйча, чынлап та, табиблар ярдәме таләп ителгән авыруларның урынын алып тора. Бу мәсьәләләргә бәйле рәвештә персонал ягыннан да, гражданнардан да шикаятьләр арта һәм 2012 елда, ТР Министрлар Кабинеты хезмәт группасы тарафыннан, кабат муниципаль автоном учреждениеләр булдыру турында тәкъдим кертелә. Шулай итеп, өч ел элек сәрхүш яшел үзәнлеләрне бәхет баса, алар хөрмәтенә ике палаталы, барлык уңайлыклары һәм штатында 10 хезмәткәре булган ФАП-модульле өр-яңа корылма барлыкка килә.
- Исерек хәлдәге гражданнарны айныткычка алып килү «ашыгыч ярдәм» бригадасы өстендә. Чөнки аунап яткан кешене, бу исерек, дип ташлап китәргә медикларның хакы юк. Алкоголь исе килгән аңсыз пациент маскасы астында инсульт та, инфаркт та, төрле җәрәхәтләнү дә яшеренергә мөмкин. Безгә тәүлегенә уртача 3-4 исерек хәлендәге кеше китерелә. Эш көнендә дә ял һәм бәйрәм көннәреннән ким түгел, чөнки кеше алкоголик икән, аңа эчү өчен сәбәп кирәкми. Андыйларның персоналга ташланганнары да, стена ватканнары да бар. Араларында тыныч кына йоклаганнары да җитәрлек. Бирегә алып киленгәннәр арасында безнең даими «кунакларыбыз»дан кала, төрле социаль дәрәҗәдәге затлар да булгалый, - ди, «Исерек хәлдәге затларга ярдәм күрсәтү үзәге» Яшел Үзән унитар предприятиесе җитәкчесе Илдар Ибраһимов.
Учреждение гамәлгә кертелгәннән бирле гражданнар тарафыннан бер генә дә шикаять булмаган. Димәк, айныткыч канәгатьләнерлек хезмәт күрсәтә. Пычрак җирдә яки салкын карда аунаганга караганда, җылы, уңайлы урында айнып чыгуың, әлбәттә, мең тапкыр әйбәт. Эчмәсәң - тагын да шәп. Ләкин, сәрхүшлек җәмгыятьнең иң җитди авыруы булып калуын дәвам итә һәм безнең шәһәр - искәрмә түгел...
Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев