Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Аналар Советында" Россиядә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен баласызлыкка салым кертергә тәкъдим итәләр.

Инициаторлар, ул аена 500 сум тәшкил итәчәк, дип планлаштыралар.

"Аналар советы" (“Совет матерей”) гомумроссия иҗтимагый оешмасында Россиядә баласызлыкка салым кертергә тәкъдим итәләр. Инициаторлар аның ир-атлардан да, хатын-кызлардан да алыначагын планлаштыралар. Түләү аена 500 сум тәшкил итәргә мөмкин. Бу хакта "Говорит Москва" радиостанциясендә "Аналар Советы" рәисе Татьяна Буцкая белдерде.

- Монда без бала табудан аңлы рәвештә баш тарткан кешеләр турында сөйлибез... Кеше балаларны ярата һәм бала таба, яки яратмый һәм шуның өчен түли. Сездән ай саен 600 мең сум түләтмәячәкләр. Гипотетик яктан бу аена 500 сум булырга мөмкин... Мөгаен, салым репродуктив яшьтәге кешеләргә кагылачак. Салымны ир-аттан да, хатын-кыздан да алырга кирәк, - дип белдерде ул, чара илдә туучылар саны түбән булу сәбәпле кирәклеген ассызыклап. - Әгәр дә без туучылар санын арттыру ягына җитди адымнар ясамасак, без милләт буларак калмаячакбыз, - дип йомгаклады Буцкая.

18 дән 45 яшькә кадәрге россиялеләрнең яртысы, диярлек, бала табарга теләми. Алар тотрыксыз матди хәлне һәм бала тәрбияләү теләге булмау сәбәпләрен атаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев