Ана мәрхүм улы өчен бурыч түлиячәк
Ир-ат исән чагында кредит җыя, хәзер исә әнисе түлиячәк.
Судка гариза белән банк мөрәҗәгать иткән, чөнки вафат булган бурычлының кредит буенча түләнмәгән 107 мең сумы калган. Суд раслаганча, ир үлгәннән соң, аның торак йортында өлеше калган, аның бәясе 103 мең сум. Мирас хокукы турындагы таныклык мәрхүмнең әнисе исеменә бирелгән. Моңа кадәр суд карары белән, улы башка кредит буенча түләмәгән алты мең сум акчаны түләттергән булганнар инде. Суд банкның дәгъва таләпләрен мирас милкенең калган бәясе чикләрендә канәгатьләндергән – хатын-кызны 96 800 сум түләргә мәҗбүр иткән. Җавап бирүче судка килмәү сәбәпле, читтән торып карар чыгарылган.
Бе хакта Зеленодольск шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев