Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ана капиталыннан айлык түләү кемнәргә бирелә?

Татарстанда 3 яше тулмаган 7858 баланың әти-әнисе ана капиталыннан айлык түләү ала.

Социаль фондның Татарстан бүлеге ел башыннан әлеге гаиләләргә 407,4 миллион сумнан артык акча күчергән.

Түләү җан башына айлык керем яшәү минимумы күләменнән ике тапкыр түбәнрәк булган гаиләләргә билгеләнә. Татарстанда бу сумма, ата-аналарның мәшгульлеге яки мөлкәте исәпкә алынмыйча, аена бер кешегә 26 270 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта, айлык түләү күләме гариза бирелгән вакытка яшәү төбәгендә балага бер яшәү минимумына тигез. 2024 елда республикада ул – 12 741 сум.

- Быелдан башлап түләү билгеләүне сорап мөрәҗәгать итү һәм айлык пособиене бала туган айдан башлап алу вакыты озайтылды. Түләүне билгеләү турында гариза бала тугач алты ай эчендә бирелгән очракта пособие бала туган көннән билгеләнә. Гариза алты ай узганнан соң тапшырылса, ул мөрәҗәгать иткән айдан бирелә башлый, – дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Ана капиталы хисабыннан айлык түләү алу турында гаризаны СФР сайтында, Дәүләт хезмәтләре сайтында һәм Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең яки күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп яисә шәхси кабинет аша бирергә мөмкин. Һәр балага гариза аерым бирелә. Гариза тапшырганда, документлар бирергә кирәкми, фонд бүлеге белгечләре ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында, мөстәкыйль рәвештә барлык кирәкле мәгълүматларны соратып алачак.

Ярдәм чаралары 12 айга билгеләнә. Түләүне озайтуны сорап язган гаризаны пособие билгеләнгән чорның соңгы аенда бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев