Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Ана капиталы – мөһим инструмент

Татарстанда быел 4 меңнән артык гаилә капитал акчасын белем бирү хезмәтләре өчен түләгән.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге бу максатларга 36 млн сумнан артык акча күчергән. 2025 елда аның күләме:

  • беренче бала тугач – 690 266,95 сум;
  • икенче бала тугач – 221 895,14 сум;
  • элегрәк ана капиталына хокук булмаган очракта, икенче яки аннан соңгы балалар тугач – 912 162,09 сум.

Мәгариф, гадәттәгечә, ана капита лын файдалануның иң кирәкле юнә лешләреннән берсе булып кала. Программа эш ли башлаганнан бирле Татарстанда 50 меңнән артык гаилә ана капиталы акчаларын балаларны укытуга тоткан.

Гаиләләр бу акча хисабына укыту, балаларны бакчаларга йөртү, түгәрәкләрдә, спорт секцияләрендә, иҗади студияләрдә яки чит тел курсларында шөгыльләнү чыгымнарын да түли ала. Әмма оешмаларның барысының да белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булуы мөһим. «Татарстанда ана капиталы гаиләләргә ярдәм итү өчен мөһим инструментка әйләнде. Күпчелек ата-аналар белем бирүне өстенлекле юнәлеш буларак сайлый, чөнки бу балаларның киләчәгенә керткән өлеш һәм иртәгәсе көнгә ышаныч», – дип ассызыклады Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Балалар бакчасы һәм мәктәпкәчә яшьтәге дәресләр өчен түләгәндә, баланың ни чә яшьтә булуы мөһим түгел. Ә төп һәм өстәмә белем бирү өчен бу капиталны балага өч яшь тулганнан соң гына кулланып була. Гаиләләр әлеге ярдәмнән Россия мәгариф оешмаларында белем алучы 25 яшькә кадәрге балалары һәм уллыкка алынганнары өчен файдалана ала.

Гаризаны Дәүләт хезмәте порталында, күпфункцияле үзәк яки Социаль фондның клиент хезмәте аша бирергә мөмкин. Гадәттә, гариза биш эш көне эчендә карала, аерым очракларда ул унике көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Акча турыдан-туры мәгариф оешмаларына күчерелә.

Социаль ярдәм чаралары, бүлек хезмәтләре һәм түләүләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм со циаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники рәсми аккаунтларында һәм Телеграм-каналда табарга була.

Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли – 24/7, шалтырату бушлай).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев