Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ана хокукыннан ни өчен мәхрүм итәләр?

Яшел Үзән судында шәһәр прокуратурасы Г.Сираҗиевага (исем-фамилиясе үзгәртелде) карата бүлеге район башкарма комитетының опека һәм попечительлек ана хокукыннан мәхрүм итү турындагы гаризасын хуплады.

ОПДН бүлеге инспекторы йомгак­лау бәяләмәсеннән күренгәнчә, ана булырга тиешле Сираҗиева балаларын тәрбияләү һәм карау белән бөтенләй шөгыльләнми. Әхлаксыз яшәү рәвеше алып бара, эшләми, спиртлы эчемлекләр белән нык мавыга, 2013 елдан бирле паспорты да юк. Аналык хокукларын тиешле дәрәҗәдә үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка да тартылган була. Г.Сираҗиева өч бүлмәле фатирда яши, электр чыбыклары искергән, тирә-юньдә антисанитария, әшәкелек. Еш кына чит кешеләр җыелып, спиртлы эчемлекләр куллана. Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек инспекторлары бу гаиләне яхшы белә һәм биредә даими аңлатулар алып барыла. Социаль яктан мөһим булган чараларга да чакыралар үзләрен, килүче генә табылмый. Балигъ булмаган балаларга сәламәтләндерү лагерьларына бушлай юлламалар да биреп карыйлар, тик анысына да каршы киләләр. Бу гаиләгә мәктәп кирәк-ярагы, көнкүреш әйберләре, баллы ризык­лар белән хәйрия ярдәме дә күрсәтелә. Тик ана кеше озак вакытлар дәвамында үз балаларын тәрбияләүдән читләшә. Сабыйларын кайгыртмый, яшәү һәм бар яктан үсеше өчен шартлар тудырмый. Бөтенләй тормышлары белән кызыксынмый дисәң дә була.
Яшел Үзән шәһәр суды коточкыч шартларда балаларын яшәткән Г.Сираҗиевага карата районның башкарма комитетының опека һәм попечительләр бүлеге аналык хокукыннан мәхрүм итү турындагы гаризасын хуплады.
Регина Гыймранова,
Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе, 1нче класслы юрист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев