Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ана даны» медален, ни өчен җафаланып йөреп алырга кирәк икән?

#әйтәмәле

Күп бала табучыларга «Ана даны» медале бирелде дигәнне газетада да еш укыйбыз, телевизорда да күрәбез. Кызым биш бала анасы. Кечесенә 3 яшь тулгач, пенсия фондына барган иде. Барлык документларын җентекләп тикшергәннән, бик күп артыннан йөргәннән соң гына, сез лаек, диделәр. Һәм чиратта 190нчы булуын да әйтеп, «шатландырдылар». 1998 елдан 2023нче елга кадәр көтте. Соң, ул чират җиткәнче балалары үсеп бетә бит инде. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец янына барыр идем, кызым йөрмә, дип туктата

 Ул медальне ник шулай җафаланып йөреп алырга кирәк икән? Теләнеп ала торган бүләк түгел бит инде ул, дәүләттән тиеш икән, ник чиратка куялар?! Аптыраш инде менә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев