Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» директоры бәйрәм белән котлый!

Хөрмәтле горькийлылар, яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Кадерле Хәрби Көчләр ветераннар!

Чын йөрәктән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!


Бу бәйрәм безнең илнең данын күтәрә, батырлыкны, кыюлыкны,  намуслылыкны, Ватанга һәм үз халкына  фидакарь хезмәтне символлаштыра. Аның исеменә үк дәүләт суверенитетын һәм  туган җирдә иминлек саклауга омтылыш салынган.
Бу бәйрәм көнендә без Бөек Ватан сугышы  елларында  бәйсезлек өчен гомерләрен кызганмаган каһарманнар алдында баш иябез. Локаль бәрелешләрдә катнашучыларга, Хәрби Көчләр ветераннарына, запастагы офицерларга, бүгенге бәйрәм көнендә дә  ил оборонасын ныгытып,  үзләренең хәрби бурычларын үтәүчеләргә тирән хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне җиткерәбез.
Барлык хәрбиләрнең ышанычлы тылы булган һәм аларның бөтен авырлыкларын бергә  бүлешкән якыннарына һәм туганнарына зур хөрмәтебезне белдерәбез.
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ өчен  Ватанны саклаучылар көне  – зур бәйрәм, чөнки  заводның эшчәнлеге Россия Федерациясе Хәрби-Диңгез флотының техник коралланышы белән тыгыз бәйләнгән.  Предприятие ясап чыгарган корабльләр  безнең ил чикләрен ышанычлы саклый һәм горур хезмәт итә.
Бүгенге көндә завод ил һәм чит ил базарларында  ныклы позициядә тора, производство киңлекләрен модернизацияләү һәм техник коралландыру буенча эшен дәвам итә, алдынгы технологияләрне үзләштерә, илнең оборонасын ныгытуга юнәлтелгән бурычны үти  һәм аны үтәргә әзер. Ә завод маркасы  сыйфат һәм ышанычлылык гарантиясе  булып тора һәм шулай булып кала да.
Горькилылар  безнең ил мәнфәгатен  яклаучыларны хөрмәт итә, бәяли, гомерләре шушы предприятие белән бәйле булган ветераннарны онытмый.
Хөрмәтле  Ватанны саклаучылар! Бу көнне  сезгә һәм сезнең якыннарыгызга  сәламәтлек, уңышлар, иминлек, шатлык һәм бәхет телибез!   Сезне яраткан һәм көткән йортларда иминлек хакимлек итсен.

Ренат Мистахов, «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ генераль директоры;
Михаил Подгорнов, «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» профсоюз оешмасы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский завод имени А.М.Горького