Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖнең 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Кадерле дуслар! «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖнең меңнәрчә кешелек коллективы исеменнән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!

Беренче Май – илебездәге барлык буыннарны берләштерә торган бәйрәм. Бу көннәрдә без кырыс сугыш чорының авырлыкларын җиңеп, халык хуҗалыгын хәрабәләрдән һәм көлдән торгызган, сугыштан соңгы елларда икътисадны һәм социаль өлкәне ныгыткан һәм үстергән ветераннарның батырлык хезмәтенә аерым горурлык һәм ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Бүген үз хезмәтләре белән бөек Ватаныбыз үсешенә зур өлеш кертүчеләргә, аның икътисади куәтен ныгытырга, гражданнарының тормыш дәрәҗәсен күтәрергә омтылучыларга зур рәхмәт әйтәбез.

Горькийлылар һәрвакыт уртак эш файдасына эшли белде. Сугыш, икътисади кризис, җитештерүнең кимү һәм күтәрелү елларында чыныгып киткән завод кешеләре теләсә нинди авыр бурычларны үти алуларын һәм һәрчак яңа хезмәт казанышларына һәм иҗади эзләнүләргә әзер булуларын күп тапкырлар исбатлады. Барыгызга да намуслы хезмәтегез, үз эшегезгә һәм предприятиегезгә ихлас мәхәббәтегез өчен зур рәхмәт!

Бу бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет, мәхәббәт һәм татулык, тынычлык һәм иҗат, киләчәктә туган җиребез хакына нәтиҗәле хезмәт телибез!

Александр Филиппов,
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ генераль директоры
Павел Игнатьев, «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ профсоюз оешмасы рәисе

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев