А.М. Горький заводында 03830 «Метеор - 2020» проектының су асты канатларындагы тизйөрешле пассажир судносын суга төшерү тантанасы бара
Бүген, 30 майда, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ составына кергән «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖдә 03830 «Метеор - 2020» проектының су асты канатларындагы тизйөрешле пассажир судносын (СПК) суга төшерү тантанасы бара.
«Ситех» проект бюросы эшләгән әлеге судно өстенлекләргә ия һәм уңайлылык һәм куркынычсызлык буенча барлык Халыкара таләпләргә җавап бирә.
120 урынга исәпләнгән суднода пассажирлар йөртү өчен барлык шартлар да булдырылган.
Тантанада Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, Яшел Үзән муниципаль районы администрациясе, «Ак Барс «Холдинг компаниясе» АҖ, «Ак Барс «судно төзү компаниясе» АҖ җитәкчелеге, проектант, контрагент оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев