Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Алтыновның кем икәнлеген беләсеңме соң, дип журналистка үзем сорау бирәм. «Юк», – димәсенме!

#әйтәмәле

«Гел фатирда бикләнеп утырып булмый бит инде, һава суларга да еш чыгабыз. Подъезд төбендә чөкердәшеп утырганда бер егет бездән, Өлкәннәр көне уңаеннан булгандыр, интервью алды. Шәһәребез турында сорый бу.

Табигате матур, кешеләре әйбәт дидем. Тик татар теленә караш кына кайчан үзгәрер икән дип, турыдан әйтеп салдым. Күршем район башлыгын
мактады. Без Мирный бистәсендәге Алтынов паркында еш йөрибез. Шуңа да әлеге парк буенча да тәкъдимнәремне җиткердем. Менә шул паркта Советлар Союзы Герое Николай Алтыновның фотосы куелды. Шуның астына аның кыскача биографиясе язылса да шәп булыр иде дим. 

Алтыновның кем икәнлеген беләсеңме соң, дип журналистка үзем сорау бирәм.
«Юк», – димәсенме! Советлар Союзы Героен белмибез! Бу очрашудан соң 1-

2 көн уздымы икән, паркта Яшел Үзән районының атаклы кешеләренең фотоларын куйганнар иде. Бик азы гына урнаштырылган. Билгеле бер уңышларга ирешкән кешеләр районда күп, бу эш дәвамлы булыр һәм телебезгә карата караш үзгәрер дип өметләнәм.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев