Бакча - спорт юнәлешле методика нигезендә эшли. Физкультура укытучысы Светлана Мосунова балаларда спортка ихтирам һәм мәхәббәт уяту өчен барлык тырышлыгын куя. Ул максатына ирешкән дә инде, шулай булмаса тәрбияләнүчеләрнең җыелыш башындагы чыгышлары шулай искиткеч булмас иде. Александр Тыгин, җитди сәбәпләр аркасында килә алмады, аның урынына ата-аналар алдында мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьевага җавап тотарга туры килде.
Очрашуны, хисап чыгышы белән, «Алтын башак»ның мөдире Роза Ардыханова дәвам итте. 1961нче елда салынган бинада, әлбәттә, проблемалар җитәрлек. Шулай да, балалар бакчасында соңгы 2-3 айда булган үзгәрешләрне күрми мөмкин түгел. Диварлардагы күңелле рәсемнәр генә дә килеп кергәч үк кәефне күтәрә. Бу бик әйбәт, чөнки һәр баланың көне шуннан башлана. Тик капиталь ремонт бу балалар бакчасына бер дә артык булмас иде. Ата-аналарның бу турыдагы соравына Рәисә Вәли кызы:
- 2017 елда төзекләндереләчәк биналар исемлегендә 23нче бакча юк. Анда күпкә искерәкләр кертелгән. Шулай да мин сезнең теләкне урынлы дип саныйм һәм 2018 елда капиталь ремонт ясалачак биналар исемлегенә бу бакчаны да кертергә кирәк дип уйлыйм. Тик әлеге эшләр үз чиратында мәшәкатьләр дә тудыра. Төзекләндерү барган вакытта балаларыгызга башка урын табарга туры киләчәк, - дип җавап бирде.
Бу бик шатлыклы хәбәр, әлбәттә. Ләкин булачак ул вакыйгаларга кадәр тагын ике ел яшисе бар бит әле. Бүгенге көндә бирегә балаларын йөртүчеләрнең үзәгенә үткән, «Алтын башак» капкасының теге ягындагы дөм караңгылык (бер генә яктырткыч та юк!) һәм чокыр-чакырлы территория мәсьәләсе дә кабыргасы белән тора. Шулай ук бакча ишек алдында балалар уйный торган мәйданчыклар да кызганыч хәлдә. Бу уңайдан Роза Хәтмулла кызы бик әйбәт тәкъдим белән чыкты:
- Хөрмәтле әти-әниләр, әйдәгез ул мәйданчыкларның планын бергәләп эшлибез. Сез аларны ничек итеп күз алдына китерәсез? Теләкләрегез, уй-фикерләрегезне көтеп калабыз, - диде.
Минемчә, бу бик дөрес тәкъдим. Балаларның таләпләрен, мавыгуларын ата-анасыннан да яхшырак тагын кем белсен?
Бакчаның тәрбия, укыту, ашату ягыннан бер генә дә зар, тәнкыйть һәм эш куелышына ризасызлык сүзләре ишетелмәде. Киресенчә, хәтта сүз алып мактаучылар да булды. Балалар бакчасының яңа, матур һәм төзеклеге бик мөһим булса да, чынлыкта - андагы мохит, тәрбиячеләрнең җан җылылыгы күпкә кыйммәтрәк.
Әгәр дә районыбыз башлыгы Александр Тыгин, уку һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендәге ел ахыры - хисап җыелышларында ишеткән проблемаларның бик азын гына чишәргә ярдәм итсә дә, бу зур адым булыр иде. Барлык мәсьәләләр дә «минем теләк - боерык белән, алтын чабак койрык белән» бер мизгелдә чишелмәячәк, әлбәттә. Тик башлыгыбыз колагына кергән гозернең кайчан да булса уңай якка үзгәрәчәгенә өмет зур.
Гөлнара Вәлиева
Нет комментариев