Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алтмыш көннән дә соңга калмаска

Юлда кагыйдә бозылу нәтиҗә сендә салынган штраф күпме вакыт эчендә түләнергә тиеш?

Сорауга җавапны Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин бирә:

 

– Россия Федерациясенең адми нистратив хокук бозулар кодексының 32.2нче маддәсендәге 1нче өлеше нигезендә салынган штраф, административ җаваплы лыкка тартылган зат тарафыннан, карар законлы көченә кергәннән алтмыш көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.
РФ КоАПның 20.25нче маддә сендәге 1нче өлеше нигезендә, билгеләнгән срокта административ штрафны түләмәсәң, аның сум масы ике тапкыр арта, әмма бер мең сумнан да ким булмаган ад министратив штраф салуга яки унбиш тәүлеккә кадәр кулга алынуга китерә, шулай ук илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр кебек җәза төре кулланылырга мөмкин.

 

2021 елның 11 аенда полиция хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы ларга карата билгеләнгән срок та штраф түләмәгән 305 административ материал төзелде. Әлеге эшләрне карау нәтиҗәләре буенча судлар 234 карар кабул итеп алды. Штрафлардан качып йөрүче автомобиль йөртүче транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан вакытлыча чик ләнергә мөмкин. Кодексның 17.17нче маддәсенә ярашлы рәвештә транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан файдаланган өчен вакытлыча чикләүне бозу илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә юнәлтүгә яки бер елга кадәр махсус хокуктан мәхрүм итүгә китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев