Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алсу Гыйззәтуллина: «Вак-вак атлап, 90га җитәргә исәп»

Газетабыз битләрендә өлкән яшьтәге якын туганнарына җылы теләкләрен җиткереп, еш котлау бирәләр, ак яулыклы татар әбиләре фотоларына аеруча сокланып карыйбыз инде. Әле күптән түгел зур чәчәк бәйләмнәре белән басылганы бигрәк тә җәлеп иткән иде. Озак та вакыт үтмәде, Мулла Илендә яшәүче Алсу Гыйззәтуллина белән үзебезгә очрашырга насыйп булды. Аны ел да гомер бәйрәме белән шулай яраткан оныгы Зөһрә тәбрикли икән.

82 яшен тутырган Алсу әби узган гомерен һәр мизгеленә кадәр, бер генә тамчысын да төшереп калдырмый, сөйләп бирә ала. Шушы яшьтә дә хәтеренең әйбәт булуына үзебез дә шаккаттык. «Аллаһка шөкер, аңымда бит әле мин! Берсе дә онытылмый, җепкә тезгән кебек, күз алдында тора», – ди ул.


Алсу Гыйззәтуллина Мулла Иленең хөрмәтле акъәбисе. Кечкенәдән фермада, 45 ел сыер сава, бозаулар карый. Әтисе Барый сугыштан исән-сау кайта, әмма хатынын һәм ике кызын ташлап, башка гаиләгә китеп бара. Инде бу вакыттан соң күпме сулар агып, күпме еллар үтсә дә, күңелендә каткан боз эремәгән. Әңгәмәдәшебезнең үпкәле карашын сизсәк тә, йөрәк ярасын кузгатасыбыз килмәде. Әтисез сугыштан соңгы елларның авырлыгын сөйләп тору артык. Әнисе Галимә бик динле, укымышлы, авылда дәрәҗәле ханым була, мәет юа. Башка кияүгә чыкмый. Ходай Тәгалә гомерен дә бирә: 88 яшендә бакыйлыкка күчә.
Алсу апа авылдашы Рәхимулла абый белән гаилә корып, җиде бала – биш кыз, ике ул тәрбияләп үстерәләр. Рәхимулла абый авылның иң оста гармунчысы, клубта эшли. Биш рәтле гармун авылда аңарда гына була. Һәркемне рәхәтләнеп җырлата да, биетә дә. Авылга килгән артистлар да Гыйз зәтуллиннар гаиләсендә еш туктала, мунча кереп, кунак булып китә.
Алсу апага Аллаһы Тәгалә сабырлыкны да өеп үк биргән. Күпме югалту, хәсрәт кичерсә дә, үзендә алга таба яшәү көчен тапкан ул.

– Якыннарым, туганнарым арасында гына да 15 мәет озаттым. Бигрәк тә бала хәсрәтләре йөрәкне телгәли. Янымда яшәүче кызым, ныклы терәгем Фәридәмне күптән түгел югалттым. Кече кызым Гөлсәриянең игезәк кызларының берсе Эльмираны җәяүлеләр юлында 9 май парадыннан кайтканда машина бәрдерде. Ике улымның да гомере кыска булды. Берни дә эшләп булмый шул, тормыш дәвам итә... Май аеннан кош-корт алып үстерәбез, Ходаем көч бирә. Гомумән, хезмәт иткән кеше үлми ул. Тирә-юньне яңартып торабыз, кызларым бик булыша, Аллаһка шөкер, – дип сөйли Алсу апа.

Тулы язманы "Яшел Үзән"нең 62нче санда укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев